Халкыбызның моңлы сандугачы Әлфия АФЗАЛОВА вафат

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халкыбызның легендар җырчысы Әлфия АФЗАЛОВА вафат... Бу хакта бүген иртән аның туганнары хәбәр итте.
Әлфия апа 1933 елның 15 гыйнварендә Актанышта туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул бик иртә ятим кала. Әтисе сугышта һәлак була. 5 яшьлек чагында ул инде әнисен дә югалта. Аны туганнары – әнисенең апасы үстерә.
Зур сәхнәгә ул үзешчән сәнгать аша килә. Халыкка хезмәт итүен филармониядән, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән башлый. «Казан утлары» ансабле белән Әлфия АФЗАЛОВА чыгыш ясамаган, ул аяк басмаган сәхнә, төбәк безнең илдә калдымы икән: Урта Азия, Балтыйк буе республикалары, Россиянең барлык-барлык шәһәрләре... Бер чыгып китүдә, ике-өч айга сузылган гастрольләрдә аңа йөзәр (!) концерт куярга туры килә.
Аның репертуары гаҗәеп бай иде. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров һәм башка күренекле композиторларыбызның әсәрләре, халык көйләре, эстрада җырлары...
2010 елда аның тормыш юлы һәм иҗаты турында «Моң патшабикәсе» дигән документаль фильм төшерелде. Сценарий авторы – Рабит Батулла.
Сәхнәдә, тамашачы алдында Әлфия апа һәрвакыт ихлас булды – халык аны шуның өчен яратты. «Татар эстрадасының легендасы» (2008) дигән исем аңа юкка гына бирелмәде.
Без әле аны сагынырбыз, юксынырбыз... Урының җәннәттә булсын, Әлфия апа...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
30 гыйнвар 2023 - 17:03Без имени"Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? " - хак сузләр. Дорес эшләгәннәр, мин дә, бәлки, шундый ук карарга килер идем. Аста язылганча бернинди азгынлык та, бозыклык та тугел бу. Нигә яратмаган кеше белән яшәп узенне хәм башкаларны азапларга? Гомерне 2-3 мәртәбэ яшәми берәу дә, яшьлектә хата ясаганнар икән (яки момкинлекләре булмаган), хатаны анлап тозэтудә бернинди дә гаеп юк. Курыкмый адым ясаган очен Афәрин дип кенә әйтәсе килә!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 08:52Без имениКомментарий белән килешәм,яшиселәр бар әле.Тормыш җайланып китә алырмы?«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.