“KAZANSUMMIT”: Казанда ислам бизнесы серләрен ачтылар (НӘТИҖӘ)

Шушы көннәрдә Татарстанда “KAZANSUMMIT” икътисади форумы тәмамланды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы саммит аеруча киң колачлы булуы белән аерылып торды. Инде 8 ел дәвамында илебезгә ислам финансларын җәлеп итәргә тырышкан Татарстан, ниһаять, Россия җитәкчелегенә бу тармакның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлатуга иреште.
Шулай булмаса, әлеге чараның атамасына үзгәрешләр кертелер иде микән? Быелгы икътисади форум, башка еллардан аермалы буларак, “Россия – ислам дөньясы: KAZANSUMMIT” исеме астында узды.  Чарада дөньяның 40 иленнән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 1200гә якын кеше катнашты. Моңа кадәр саммитта катнашучы делегатлар саны 1 меңлек чикне узганы юк иде әле...

Быелгы чара нинди үзенчәлекләргә бай булды соң? Форум барышында нинди фикерләр яңгырады һәм ни дәрәҗәдә мөһим карарлар кабул ителде?


Ислам финансларын - Татарстан аша

Саммитта яңгыраган төп фикер: Россиягә ислам финансларын җәлеп итү нәкъ менә Татарстан аша тормышка ашырылачак. Россия Үзәк банкы Татарстанны Ислам банкингын үстерү, камилләштерү белән шөгыльләнәчәк Россиянең беренче төбәге итеп билгеләде. 2015 елда гына да республикабызның ислам хезмәттәшлеге илләре белән сәүдә әйләнеше 855 миллион доллар тәшкил итте. Россиянең башка төбәкләре киләчәктә Татарстаннан үрнәк алырга тиеш булачак.



ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ - УЛ:

1. Ислам банкларында финанс белән бәйле эшчәнлек шәригать кануннары белән чикләнә. Акча - товар түгел, ә кешелек кыйммәтләрен үстерү чарасы буларак карала.
2. Ислам банкларына килешү процентлары, ссуда һәм кредитлар белән эшләү тыела. Шул рәвешле, алар традицион банклардан, беренче чиратта, инвестицион булуы белән аерылып тора.
3. Мөселман банкларына исерткеч эчемлекләр, тәмәке, дуңгыз ите, корал белән бәйле проектларны инвестицияләү тыела.
4. Банк беркайчан да клиентын алдамый.

Хәзерге вакытта дөньяда ислам кануннарына җавап бирә торган икътисад аеруча зур темплар белән үсә. Бу өлкәдәге үсеш ел саен 15-20 процент тәшкил итә. Әлеге тармакның Европа илләрендә популяр булуы Көнбатышта партнерлык банкларына ихтыяҗның елдан-ел артуы турында сөйли. Өстәвенә, соңгы елларда бу өлкә БДБ илләренә дә ныклап үтеп керә башлады. Кызганыч, Россиядә әлеге юнәлеш һаман да тиешенчә камилләшә алмый. Илебезгә ислам финансларын ныклап җәлеп итә башлау өчен билгеле бер проблемаларны хәл итү кирәк:

1. Россиялеләр партнерлык банкингының үзенчәлекләреннән тиешенчә хәбәрдар түгел.
2. Банк тарафыннан тәкъдим ителә торган продукт һәм хезмәтләрнең әхлак кагыйдәләренә туры киләме-юкмы икәнлеген тикшерә торган орган һаман да булдырылмаган.
3. Бу өлкәдә югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ зур.
4. Россия законнары да, Үзәк банк та ислам финанс ресурсларын кабул итәргә әзер түгел. Россия законнарында ислам банкингы турында тиешле нормалар булмау бу өлкәне традицион банк системасы белән чагыштырганда күпкә кыйммәтрәк итә.

2015 елда гына да ислам финанслары базары якынча 1 триллион доллар белән исәпләнгән. Мондый банклардан сатып алынган финанслар күләме 2 триллион доллардан да артып киткән. Мөселманнар бу банкларга елына якынча 1,8 миллиард доллар акча сала. Шул рәвешле, ислам икътисады дигәндә шактый зур финанс ресурслары күздә тотыла.


Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
- Татарстан - ислам банкингы чараларын куллану өчен аеруча уңышлы мәйданчык булачак. Хәзерге вакытта республикада әлеге финансларны җәлеп итү өчен шактый  күләмдә кызыклы проектлар бар. Без бу акчаларны дөрес  куллана алачакбыз. Хәзер төп бурыч – ислам дөньясы кануннарына туры килә торган проектларны сайлау. Әлбәттә, югары квалификацияле кадрлар турында да онытырга ярамый Ислам дөньясы илләре Россиягә үтеп керсен өчен Казанда махсус мәйданчык булдыру юнәлешендә эш бара.

“Хәләл” - мөселманнар ризыгы гына түгел...

Саммит барышында хәләл индустрияне үстерү, камилләштерү турында да үзара фикер алыштылар. Моңа кадәр “хәләл” дигәндә азык-төлек кенә күздә тотылса, хәзер исә бу билгеләмәнең мәгънәсе шактый киңәйде. Хәләл косметика, хәләл медицина, хәләл туризм дигән төшенчәләр дә ешрак яңгырый башлады. Белгечләр фаразлавынча, инде берничә елдан “хәләл” индустриясе базары 1,6 триллион доллар (!)  тәшкил итәчәк.  Ә 2025 елга дөньяда җитештерелгән барча продукциянең 20 процентын нәкъ менә хәләл продуктлар алып торачак. Шул рәвешле, хәләл индустриясен камилләштерү Татарстан икътисадына да уңай йогынты ясарга сәләтле.


Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:
- Хәләл – экологик яктан чиста, сәламәт, югары сыйфатлы, сатып алучыларның күңеленә хуш килердәй продукция. Сыйфатны җитди контрольдә тоту һәм җитештерелгән продукциянең бай ассортименты Россия һәм БДБ илләре гражданнарында хәләл продуктларның популярлашуына китерә.  Хәзерге вакытта Россиядә кулланылган хәләл продукциянең яртысыннан артыгы мөселман булмаган халыкларга туры килә.
 
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада “хәләл” сүзе чын мәгънәсендә брендка әверелде.

- Әби-бабаларыбыз элек-электән динебезнең чисталыгын саклаган. Әлбәттә, бу туклануда да чагылыш тапкан. Шунысы сөенечле: республикада чиста, сыйфатлы ризыкка өстенлек бирүчеләр күбәя. Ихтыяҗ арткан саен “хәләл” стандартлары буенча эшләүче җитештерүчеләр дә күбәя. «Хәләл» бренды астында туклану урыннары, кибетләр ачыла. Әле алай гына да түгел, хәләл ризык җитештерү гадәтләре Россиянең башка халыклары кухнясына да йогынты ясый, – ди министр.

Тагын бер мөһим яңалык: Татарстанда хәләл стандартларын медицина тармагында да куллана башлаганнар. Хәер, бу тармакта хәләл стандартлары – бик нечкә, зур саклык таләп итә торган тема. Бу эшкә беренчеләрдән булып республика балалар хастаханәсе кереште.


Ринат Җәләлетдинов, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:

- Без медицина тармагында хәләл стандартларын куллану буенча  беренче адымны гына ясыйбыз әле. Шуңа да бик сак булырга кирәк. Бер яктан, без гамәлдәге канун кысаларында эш итәргә тиеш. Икенче яктан исә, ислам кануннары белән бәйле таләпләр турында да онытырга ярамый.


Социаль проблемаларны вакыфлар хәл итә

«KAZANSUMMIT» барышында вакыфлар мәсьәләсенә дә зур басым ясалды. Вакыф – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “саклау”, “чикләү”, “тыю” дигәнне аңлата. Ягъни иганәче үз табышын хәер-сәдакага тоту рөхсәте белән махсус фондка ышанып тапшыра. Хәзерге вакытта вакыфлар җәмгыять өчен мөһим булган проблемаларны хәл итәргә булыша. Бу юнәлеш Татарстанда да шактый камилләшкән, дисәк тә ялгыш булмас.

Билгеле булганча, республикабызда махсус вакыф фонды бар. Бирегә китерелгән хәер-сәдака мәгариф һәм сәламәтлек саклау, балалар һәм хатын-кызларны яклау, мәдәни мирас һәм табигый байлыкларны саклау өлкәләрендәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла.  


Рөстәм Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Вакыф фонды генераль директоры:

- Хәзерге вакытта  ислам финанслары, ислам инвестицияләре, ислам банкингы турында актив сөйләшүләр бара. Вакыф исә ислам банкингының нигезе булып тора. Ул социаль аспектларны үзендә туплый: мәчетләргә, мәдрәсәләргә, сәламәтлек саклау оешмаларына, мөселман өммәтенә ярдәм итүне күздә тота.

Гамәлдәге проектларга килгәндә, вакыф фонды ярдәмендә берничә проект тормышка ашырылган инде. Мөселман медицина клиникасы, балалар өчен тернәкләндерү үзәге, мөселман шифаханә комплексы төзү, Зәкят йорты һәм Чаллыда вакыф комплексы ачу – әнә шундыйлардан.

Әйтергә кирәк, саммит барышында 10нан артык килешүгә кул куелды. Аларның барысы да Россия һәм ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны күздә тота.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 29 май 2020 - 15:05
    Без имени
    Ойлэнгэч бер нэпсенне тыя алмыйча мэхэббэт эзлэгэнче картлыгынны уйларга кирэк шул,!сояркэгэ курсэткэн назны хатынына курсэтсэн улда аннан ким кыланмас иде,,!
    Алмагачлар чәчәк койганда-2
  • 29 май 2020 - 21:21
    Без имени
    Елый-елый укыдым. Алла сакласын андый язмыштан!!!
    ​Үрмәкүч
  • 27 май 2020 - 20:14
    Без имени
    Дэвамы бармы сон бу хикэянен
    Яшьлек хатасы
  • 27 май 2020 - 12:08
    Без имени
    Улың яраткан икән,син дә ярат.
    Дөнья – куласа...
  • 14 май 2020 - 09:36
    Без имени
    Искиткеч гыйбрэтле хикэя!Азагы бик матур тэмамланган.Хэмидэгэ шул кирэк.
    Беренче туй
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...