“KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә ислам финансларының әһәмиятенә багышлана

15-16 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла. Чара елдан-ел үсеш ала. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Әйтик, былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килгән булса, быелгы чарада 31 илдән 650дән артык вәкил катнашуы көтелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, халыкара эшлекле форум “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” дигән темага багышлана. Аерым алганда, ислам банкингы финанс системасын гамәлгә ашыру механизмнары һәм перспективалары турында фикер алышу ниятләнә.
“Быел без, ислам банкингы өлкәсендә конкрет мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү максатыннан, шәрәфле кунаклар чакырдык. Алар арасында Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али да бар. Ул – мөселман илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда ислам финанслары юнәлешендә мөһим карарлар кабул итүче шәхес", – дип сөйләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Шулай ук, форумда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы секретаре урынбасары катнашыр дип көтелә. "Бүген әлеге оешмага 54 ил керә. Бу, үз чиратында, безнең өчен үзара багланышлар өлкәсендә зур мөмкинлекләр ача”, - диде Талия Миңнуллина.
Агентлык җитәкчесе билгеләп узганча, алдагы еллардан аермалы буларак, быел саммитның күргәзмә экспозициясендә Татарстанның традицион предприятиеләре һәм экспорт мөмкинлекләреннән тыш, аның инвестицион куәтен һәм инфраструктурасын күрсәтә торган сәнәгать мәйданнары, технопарклары да тәкъдим ителәчәк.
Чыгыш ясаучы искәртеп узганча, Татарстан өчен саммит аерым бер әһәмияткә ия. ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкли һәм РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән, Россия белән Көнчыгыш мөселман илләре хезмәттәшлеген координацияли. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында, 10-17 июнь көннәрендә ТРда яшьләр җәйге лагере эшләячәк. Анда 160 кеше, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре вәкилләре катнашуы көтелә. “KazanSummit-2015” форумында алар өчен аерым чара оештырыла, яшьләр үзләренең иң яхшы проектларын саммитның күргәзмә экспозициясендә тәкъдим итә алачак.
Т. Миңнуллина сүзләренә караганда, глобаль чара кысаларында саммитның төп темасына багышланган стратегик форум, шулай ук Ислам икътисады, финанслары һәм банкингы буенча форум, Халыкара сәүдә буенча форум һәм Инвестицион форум уздыру күздә тотыла.
“KazanSummit” – Татарстанга дөнья күләмендә үзен икътисади яктан үсеш алган төбәк буларак танытырга мөмкинлек бирә торган мәйдан. Әлеге чара аркылы безнең турында күпләр белде”, – дип ассызыклады Талия Миңнуллина. Шул ук вакытта, ул форумның республика өчен чыгымлы булмавын билгеләп узды, чөнки анда дәүләтнеке булмаган барлык оешмаларга катнашу түләүле. “Татарстан оештыру-техник ресурсларга гына акча бүлеп бирә”, – диде чыгыш ясаучы.
Саммитның ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендәге оештыру комитеты составына республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары вәкилләре кергән.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/10/110316/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.