Казаннан Германиягә кышын да очып булачак

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.

Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты – 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты – 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан 14.55 сәгатьтә кузгала, аның Казанга очып төшү  вакыты – 19:55. Барлык очышлар да Airbus A320 һава судноларында башкарыла. Искәртеп узыйк: очып китү һәм аэропортка төшү сәгатьләре җирле вакыт буенча күрсәтелгән.

– Бу маршрутны җәелдерү максатыннан партнерыбыз «Аэрофлот» компаниясе белән шактый зур эш башкарылды, – дип сүзен башлады "Казан" халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. – Җәйге сезонның нәтиҗәләре Казан – Франфурт-на-Майне – Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ булуын күрсәтте. Шуңа да очыш программасын көзге-кышкы расписание вакытында да дәвам итәргә булдык.

Бу рейс пассажирларына кулай шартлар тәкъдим ителә. Мисал өчен, пассажирларга ташламалы парковка тәкъдим ителә.

– Башта аэропорт территориясендәге машина кую урыны чит ил пассажирлары өчен генә бушлай иде. Ләкин без татарстанлыларны да читтә калдырмаска уйладык: хәзер Франкфурт-на-Майне рейсының бөтен пассажирлары аэропорттагы автостоянкадан 50 процентлы ташлама белән куллана ала. Моның өчен, аэропортка кайтып төшү белән, утырту талонын күрсәтергә генә кирәк булачак, – дип ассызыклый Алексей Старостин.

Моннан тыш, әлеге рейс пассажирлары өчен башка уңайлы шартлар да бар. Мисал өчен, "Аэрофлот" ширкәте Германиянең тимер юллары – «Deutsche Bahn AG» компаниясе белән бергә Rail & Fly дигән программа уйлап тапкан. Ягъни самолетка билет алганда, Германиядәге поездларга да бердәм билет сатып алырга мөмкин. Билет ярдәмендә шушы илнең теләсә кайсы урынына барып була. Моның өчен өстәмә рәвештә 40 евро түләргә кирәк булачак.

Төркем белән баручыларга да ташламалар каралган. Мәсәлән, 10 пассажирдан да күбрәк булган төркемгә 10 процент ташлама тәкъдим ителә. Аэропорт директоры исә Франкфурт-на-Майне шәһәренең эре транспорт үзәге булып торуын ассызыклый. Бу шәһәр аэропорты зурлыгы һәм пассажирлар саны буенча Европада өченче урынны алып тора.

Әлеге рейс бүген Татарстан республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый. Чөнки Франкфурт-на-Майне аэропорты Европа, Америка һәм Африканың 35 шәһәре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бер самолеттан икенчесенә күчкәндә аэропортта көтеп утыру вакыты 1дән алып 3 сәгатькә кадәр тәшкил итә.

Шул сәбәпле, Казан – Франкфурт-на-Майне – Мадрид, Казан – Франкфурт-на-Майне – Афины, Казан – Франкфурт-на-Майне – Мальта, Казан – Франкфурт-на-Майне – София рейслары башкарыла. Бу очракта пассажирның кулына ике билет бирелә. Франкфуртка килеп төшү белән, юлчы багажын алып, башка рейска теркәлә. Тоташу (стыковочные) рейсларын "Аэрофлот"ның партнерлары башкара. Андый очрак булганда, Казанда ук багажны тапшырып, аны ахыргы пунктта гына алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта "Аэрофлот" ширкәте Казан – Франкфурт-на-Майне – Рим, Казан – Франкфурт-на-Майне – Милан, Казан – Франкфурт-на-Майне – Лондон, Казан – Франкфурт-на-Майне – Париж юнәлешләрен ачу мәсьәләсен дә хәл итә.

Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан рейсының даими кулланучылары өчен "Эшлекле юл билеты" дигән тариф та тәкъдим ителә. Мисал өчен, аның кагыйдәләре буенча очып китү вакытын үзгәртеп тә була. Бу очракта пассажирга штрафлар системасы кулланылмый. Шулай ук самолеттагы урынны алдан ук броньлап куярга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: «Аэрофлот» ширкәте Казан халыкара аэропортыннан Франкфурт-на-Майне шәһәренә туры рейсларны 2016 елның 17 июненнән ачты Моңа кадәр туры рейсларны база аэропортыннан гына ясавын исәпкә алсак, әлеге рейсның ачылуы Казан аэропорты өчен дә, Татарстан өчен дә, "Аэрофлот" компаниясе өчен дә зур вакыйга булды.

сылтама - http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3128
    5
    121
  • Сихерләнгән йөзек Лилиананы бүлмә уртасындагы урындыкка утыртты Һаҗәр апа. Үзе, уң кулын кызның башына куеп, дога укый башлады. Биш минут чамасы үтте бугай. Шул вакытта кеше ышанмаслык хәл булды...
    10632
    5
    102
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10175
    5
    67
  • «Бүтән әнием юк...» – Әнием Картлар йортында минем...
    8747
    11
    61
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    5440
    0
    57
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 ноябрь 2021 - 08:49
    Без имени
    Элбэттэ, мондый очракта хатын-кыз бик авыр хэлгэ юлыга. Кунакларны хезмәтләндерү хатын-кызга тошэ, эзерлэу, юу, якты йөз курсэту. Ботен кеше дә алай булдырылмый. Монда аңлашу юлын эзләргә кирэк. Болай хисләренә ирек биргәндә, узенне алама кеше итеп курсэтергэ момкинсен. Мондый очракта ир кеше дә башын эшлэтергэ тиеш. Кэусэр
    Иремнең туганнары...
  • 24 ноябрь 2021 - 17:17
    Без имени
    Безнен авылга мед училишаны бетереп яшь фельдшер килде каядыр бер 60 елларда.Без элдя балаларгына идек Узе урыс идеТося апа дия идек. Гомере буе эшляде ,кон или тон дими иде.Безнен авылда иргядя чыкты ике баласыда булды. Бик матур тормош иттеляр.Тося апа бик яхшыкеше..Бик куплярне улемнян коткарды эчудян калдырды.Эле инде анарга каядыр 86 яшендя ул.Тагын сауляклы бяхетле аллахы умер бирсену узеня.Без аны эледя яратабыз и хормят итябез.А
    Кайтаваз
  • 24 ноябрь 2021 - 13:13
    Без имени
    🙏👍
    Кышкы былбыллар. № 2.
  • 24 ноябрь 2021 - 12:42
    Без имени
    Баланы ирга алыштырган хатыннарны бер кайчан да анламаячакмын. Ничек итеп уз баланны шул хатле мескен итарга була? Ани кеше баланы ботен жил-давылдан сакларга.якларга тиеш. А ул узен гена уйлый. А Разия исемле кеше узе укытучы булып эшлаган. А узе шундый усал.кешелексез кеше. Ул мина калса лаеклы тугел укытучы исемен йеретерга. Ничек ул балаларга акыл бирган? Исем кита
    Канатсыз кош баласы
  • 24 ноябрь 2021 - 18:07
    Без имени
    Нэсимэ апа бик акыллы яхшы кунелле иде. Урыны жэннэттэ булсын.
    Син янымда булган чакта гына...
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан