Логотип
Яңалыклар

Казанга Мисыр туристлары белән ике самолет кайтты

12сеннән 13енә каршы төндә "Казан" халыкара аэропортына Мисырдан 427 туристны алып кайткан 2 самолет төшеп утырган. Бүген бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, 12 ноябрьдә Хургададан Казанга "КатэкАвиа" компаниясенең "КТК-9726" рейсы белән 230 кеше, шул исәптән 60 бала кайтты. 2.45тә әлеге борт "КТК-9125" рейсы белән Казаннан Хургадага очты, ул Антальяга кадәр 97 кешене, шул исәптән 15 баланы, төшереп калдыра.

Бүген 2.40та Хургададан Казанга 197 пассажир, шул исәптән 53 бала, белән «Северный ветер» авиакомпаниясенең "NWS-1950" рейсы кайтты.

Мисырга очышлар тыелганнан бирле, Татарстанга 2892 пассажир, шул исәптән 686 бала, белән 13 рейс әйләнеп кайткан (12 рейс "Казан" халыкара аэропортына, берсе "Бигеш" аэропортына төшкән).

Мисырдан чираттагы һава судносы бүген 23.05тә кайтырга тиеш. «Северный ветер» авиакомпаниясенең "NWS-1996" рейсы "Бигеш" аэропортына Шарм-эль-Шейхта булган туристларны кайтарачак. 

Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, хәзер Мисыр Гарәп Республикасы территориясендә Татарстаннан 885 кеше кала.            

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/13/115475/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар