Татарстан башкаласы инде икенче тапкыр «Китап поезды» акциясендә катнаша. Язучылар, нәшрият һәм китапханә вәкилләре утырган поезд Санкт-Петербургтан кузгалып китеп Минск – Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Ульян – Волгоград маршруты белән бара. 17 мартта поезд Казанга тукталачак.
«Быел акция Җиңүнең 80 еллыгына багышлана», – дип хәбәр итте бу уңайдан оештырылган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Төп чаралар – Татарстан Милли китапханәсендә, КФУда һәм «Адымнар» мәктәбендә уза. Гомумән, шәһәрнең 7 мәйданында утызлап чара уздырыла», – дип сөйләде мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Проект – китап укуны популярлаштыруны күзаллый. Оештыручылар халыкның 80 проценты елга 12 китап укысын иде дигән максатны куя. Поездда – Олег Рой, Сергей Лукьяненко, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Люцида Аквила, Катя Матюшкина.
Фестиваль кысаларында язучылар укучылар белән очраша, алар катнашында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр уздырыла. Язучылар үзләренең яңа китапларын тәкъдим итә. Шулай ук Аксенов йортында шагыйрьләр очрашуы узачак. Ачык мәйданнарда, аеруча Милли китапханәдә уздырылган чараларга, алдан теркәлү узып, һәркем керә ала.
Фото: Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк