Логотип
Яңалыклар

Казанга Җиңү килде!

Казанга 30 апрель көнне мемориаль «Җиңү поезды» килде. Акция 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла. 23 апрельдә ул Түбән Новгород шәһәреннән кузгалды. Маршрутта барлыгы 45 станция исәпләнә – аларның һәркайсында тантаналы чаралар һәм бәйрәм концертлары уза.

Әле иртәнге 9 туларга берничә минут вакыт бар. Вокзалга халык агыла. Укытучылар – сыйныфы белән укучыларын, әти-әниләр балаларын алып килә. Өлкән яшьтәге апа-абыйларның, әби-бабайларның дулкынлануы күренеп тора. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов та беренче тапкыр «Җиңү поезды»н күрергә килгән. «Әтием күз алдыннан китми. Аның сугыш белән бәйле хатирәләрен сөйләгәннәре хәтердә яңара. Шушы Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бу поездның безгә килүе – зур тантана. Анда нәрсәләр барлыгын күрәсем килде», – дип фикерләре белән уртаклашты. 

Л-4302 сериясендәге легендар паровоз белән «Җиңү поезды»на шулай ук сугыш еллары техникасының күргәзмә үрнәкләре белән алты платформа, санитария вагоны һәм кыр кухнясы белән ике теплушка вагоны (кешеләр йөртү өчен җайланган товар вагоны) кергән. Паровозның машинисты Сергей Пресняков бу поезд белән Казанга 4 нче тапкыр килүе икән. Горький тимер юлында формалаштырылган беренче «Җиңү поезды» фашистлар Германиясен Җиңүнең 60 еллыгына җибәрелгән иде.«Без бик озын – 5 меңнән артык километр юл узабыз. Паровоз 1955 елгы. Анда эшләү бик авыр, күп көч сорый. 100 километр юл узу өчен 8 тонна күмер салабыз. Ул ел әйләнәсе юлда, танк һәм башка хәрби техникалар запас юлда тора», – дип сөйләде машинист. Аңа чарага килгән балалар лалә чәчәкләре бүләк итеп тә сөендерде. 

«Җиңү поезды»ның ике атналык сәяхәтенең соңгы ноктасы Түбән Новгород булачак.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар