Логотип
Яңалыклар

​Казанда узган II төрки дөнья журналистлары корылтаеның 14 пункттан торган резолюциясе кабул ителде.

Казанның «Гранд отель Казань» мәйданчыгында II төрки дөнья журналистлары корылтаеның йомгаклау утырышы булды. Бүген аңа кадәр корылтайда катнашучылар, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм мөгаллинәре белән очрашты.

Йомгаклау утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, Төрки дөнья журналистлары федерациясе президенты Мендерес Демир, әлеге федерациянең генераль секретаре Шәмсеттин Күзәджи, шулай ук төрки дөнья медиакорылышы, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар катнашты.

Утырышта чыгыш ясаганнар әлеге корылтайны оештыручыларга, аеруча кабул иткән як буларак Татарстан Республикасы җитәкчелегенә күп санлы рәхмәт сүзләре белән Казанга һәм татарстанлыларның дустанә булуларына соклануларын белдерде, үзләре эшләгән ММЧ мөмкинлекләре белән кыскача таныштырды. 

Чарада төрки дөньяның яшь журналистлары берлеге оешу турында игълан ителде һәм корылтайда катнашучыларның кайберләре, аерым алганда, Россия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Сербия, Голландия һ.б. илләрдә яшәп иҗат итүче яшь журналистлар берлеккә әгъза итеп алынды, аларга таныклыклар һәм сертификатлар  тапшырылды. Корылтайны оештыручылардан төрле ил ММЧ җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары бирелде.

Мендерес Демир быел корылтайны үзендә кабул иткән Татарстанга, чараны югары дәрәҗәдә оештыруга зур өлеш керткән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына рәхмәт белдерде. «Корылтайның төп максаты, төрки дөнья журналистларын берләштерүдән тыш, иң беренче чиратта, – халыкка хезмәт итү. Ник дигәндә, журналист хезмәтенең төп асылы да шунда», – диде ул.

Һәм, ниһаять, II корылтай эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Төрки дөнья журналистларын борчыган проблемалар әллә ни калку итеп күрсәтелмәсә дә, ихтыяҗлар барланды һәм резолюциягә кертелде, әйтик, барлык төрки халыклар өчен дә уртак, аларны берләштерә торган медиакиңлек булдыру.

Аерым алганда, II төрки дөнья журналистлары корылтаеның 14 маддәдән торган резолюциясе күпчелек тавыш белән кабул ителде. Анда милли гаммәви мәгълүмат чараларының дәүләт тарафыннан яклануын тәэмин итүгә ирешү, әлеге ММЧларның мәдәни чараларны, бәйрәмнәрне яктыртудан тыш, милли проблемаларны да чагылдыруы, халыкка җиткерүе мөһимлеге билгеләп үтелә. Шулай ук, төрки дөньядагы мөһим вакыйгалардан, уртак проблемалардан хәбәрдар булу максатыннан, Төркия телеканалы платформасында бердәм мәгълүмати канал яки мәгълүмат агентлыгы булдыру, аны үстерү, моның өчен уртак төрек алфавиты булдыру, бу эшкә төрки дөнья журналистлары берлекләрен тарту, Татарстан белән Төркия журналистлары уртак корылтаен үткәрү мөмкинлеге карала. Телевидение эшчәнлеге белән бәйле пунктта Төркиянең «ТРТ Аваз» телеканалы белән Татарстанның «ТНВ» телевединиесе хезмәттәшлеген үстереп, әлеге 2 телевизион каналның милли сериаллары, фәнни-популяр фильмнар, мультфильмнар белән үзара алмашуы, башта Мәскәүдә, аннары Казанда да «ТРТ Аваз» телеканалының корпунктын булдыру мәсьәләләре билгеләнә. Документта төрки дөнья журналистларының сүз иреген тәэмин итү, иреге кысылган журналистларның хокукын яклауга юнәлтелгән комиссия булдыру, төрки дөньяны, аның медиакиңлеген берләштерү зарурияте һ.б. ихтыяҗлар резолюциягә кертелде.

Документ кабул иткәннән соң, Нурия Беломоина: «Һәрбер эшнең мәгънәсе һәм нәтиҗәсе булырга тиеш. Бүген әйтелгәннәр сүз генә булып калмасын иде. Уйлаган, ниятләгән теләкләребезнең иң яхшылары гамәлгә ашсын. Аралашып яшик һәм эшләребез нәтиҗәле булсын», – дигән теләкләрен җиткерде.

Искәртеп үтик: корылтай Төрки дөнья журналистлары федерациясе башлангычы белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән оештырылды. Корылтайга дөньяның 22 иленнән 100ләп журналист чакырулы иде. Нурия Беломоина биргән белешмә буенча, делегатлар саны көтелгәннән беркадәр азрак булган һәм бу виза мәсьәләсенә бәйле, шулай да, 60ка якын кеше килгән.

Төрки дөнья журналистларының III корылтаен исә төрки дөньяның, Казаннан соң, быел мәдәни башкаласы булган Төрекмәнстанның Мары каласында уздыру ниятләнә.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/44841-t%D3%A9rki-zhurnalistlar-t%D3%99%D2%97rib%D3%99-urtaklasha.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар