Казанда Татарстан мәгариф учреждениеләре авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре үткәрә

10 октябрьдә, 7-14 сәгатьләрдә, Казанның агросәнәгать паркында ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләр ярминкәсе уза. Бу хакта бүген «Татар-информ» МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм республика ссузлары Директорлар советы рәисе Әнфисә Җәләлова белдерде.
Ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү максатыннан оештырыла.«Без традиция буенча ярминкә үткәрәбез һәм ул икенче тапкыр агросәнәгать паркында уза. Бу уңайлы мәйданчык. Биредә кирәкле инфраструктура бар. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортименты тәкъдим ителәчәк, шулай ук республика мәгариф учреждениеләрендә җитештерелгән бакча участогы, тегү, текстиль, кулинария эшләнмәләр", - дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.
Чарада ссузлардан тыш, урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә катнаша. Гомумән алганда, республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 200 ләп оешма үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Оештыручылар сүзләренә караганда, товарлар базар бәясеннән очсызрак булачак. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тавык түшкәсе өчен 110 сум, күркә түшкәсе өчен 200 сум тәкъдим итә, сөтнең литры - 28, беренче категория йомырканың дистәсе 42 сум һ.б. А.Поминов билгеләп узганча, сатып алучыларга уңайлы булсын өчен 50 волонтер җәлеп ителгән, алар товарларны җәмәгать транспорты тукталышына кадәр алып барырга ярдәм итәчәк.
«Бу ярминкә - тәҗрибә туплау өчен зур мөмкинлек. Балалар үзләре товар җитештерә һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге нечкәлекләрен үзләштереп, үзләре сата да. Урта һөнәри белем алучы студентлар күп яклап үсеш алган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән көндәшлек итә ала», диде Әнфисә Җәләлова.
Ярминкәдән тыш, ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы мәгариф учреждениеләре студентлары бай мәдәни программа тәкъдим итә.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/05/114280/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.