Логотип
Яңалыклар

Казанда тарихи-мәдәни мирасны саклап калу буенча халыкара конференция ачылды

Чара Татарстанда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте учреждениесе оешуга 50 ел тулыны билгеләп үтү кысаларында уза



Казан Кремлендәге "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу - гуманитар иминлек факторы. Мирас һәм туристлык" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшен башлады. Чара Татарстанда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте учреждениесе оешуга 50 ел тулыны билгеләп үтү кысаларында уздырыла.

Чара ачылу тантанасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Сергей Рыбаков, Идел буе федераль округында РФ Мәдәният министрлыгы идарәсе җитәкчесе Светлана Володина, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте Үзәк советы рәисенең беренче урынбасары Артем Демидов, "Казан кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу - гуманитар иминлек факторы. Мирас һәм туристлык" халыкара фәнни-гамәли конференциясе быел 18 апрель көнне билгеләп үтелә торган Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне һәм Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте оешуга 50 ел тулуга багышланган. Конференция шулай ук иртәгә булачак IV Россия Шәһәрләрне саклау оешмасы съезды белән бергә уза.  Сүз уңаенда әйтик: алда көтелгән Бөтенроссия съезды беренче тапкыр, башкалаларның берсендә узмыйча, төбәктә үтә.

Ачылу тантанасын Сергей Рыбаков ФСның фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Зинаида Драгункинаның конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзен укудан башлады. 

Федерация Советы әгъзасы фикеренчә, җәмәгатьчелек аңына милли байлыкка сакчыл караш зарурлыгын иңдермичә, илдә зур үзгәрешләр көтеп булмый. "Татарстан - мәдәни мирасны саклап калу мәсьәләләре, башка төбәкләргә караганда, күпкә яхшырак хәл итә торган республика. Проблемага карата мөнәсәбәт һәм игътибар турында сөйлибез икән, әлбәттә, Татарстан иң яхшы төбәкләрнең авангард отрядында тора - күпләргә аңардан үрнәк алырга кирәк, - дип ассызыклады ул. - Киләсе Россия шәһәрләрне саклау оешмасы съездының нәкъ менә бирегә килүе очраклы түгел". Аның сүзләренчә, конференция һәм съездда катнашучылар алдында берничә мөһим бурыч тора: РФ шәһәрләрендә тарихи җирлекләрне саклап калу юлларын табу һәм үткәрелүче реставрация эшләренең дәрәҗәсе һәм сыйфаты проблемасын хәл итү.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин билгеләп узганча, конференция һәм съездның Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте оешуга 50 ел тулганда узуы аеруча әһәмиятле. "Татарстанда яшәүчеләр өчен үз тарихы, рухи кыйммәтләргә сакчыл караш республиканың дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле һәм төп юнәлешләренең берсе санала.

Төрле өлкә белгечләре арасында гына мәдәни мирасны саклап калу мәсьәләләрен хәл итеп булмый, җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашу зарур. Бу форум, һичшиксез, кирәкле һәм мөһим чара, чөнки елдан-ел мәдәни мирасны саклап калу бурычы актуальләшә бара. Конференциядә яңгыраячак фикерләр һәм тәкъдимнәр реставраторлар, профиль федомстволары, иҗтимагый оешмаларга тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклап калу эшендә тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салырга булышыр дип уйлыйм", - дип ассызыклады ул.

 Чыгышы тәмамлангач, Айрат Сибагатуллин Татарстанда мәдәни мирасны саклап калу эшендә аеруча зур тырышкан күрсәткән кешеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әйтик, нәтиҗәле эшләре, ТР тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга лаеклы өлешләре өчен ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Зәбирова, Казанның генераль планын эшләү үзәге проектларының баш архитекторы Сергей Саначин Татарстан Президенты рәхмәтенә лаек булды. Моннан тыш,  Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары ТР Мәдәният министрлыгы Мактау грамоталарын алды.

Рәсми ачылу тантанасы тәмамлангач, катнашучылар пленар утырышка кереште. Бүген конференция эше берничә секция кысаларында дәвам итәчәк, анда чакырылган экспертлар һәм белгечләр докладлар белән чыгыш ясаячак.

Конференциядә 170 кеше катнаша. Илнең барлык төбәкләре, шулай ук Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Япония вәкилләре дә бар.      

сылтама: http://tatar-inform.ru                          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар