Казанда тагын бер чемпионат башлана

5-10 август көннәрендә Татарстан башкаласында FICTSChallenge Спорт киносы һәм телевидениесе XXXIII чемпионатының финалы узачак. Казанда 5 көн эчендә 100 фильм күрсәтәчәкләр. «3D Port Cinema» кинотеатрында тәкъдим ителәчәк кинофильмнарны карау – бушлай.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: конкурс программасында спорт төрләренә багышланга уен, документаль һәм анимацион картиналар бар. «Приключения маленьких итальянцев» Россия-Италия фильмындагы төп геройлар – Альпы таулары янындагы шәһәрдә яшәүче яшүсмерләр. Алар хоккей һәм фигуралы тимераякта шуу белән шөгыльләнә.
Италиянең “Опера на льду” кинокартинасында танылган фигуралы шуучылар Каролина Костнер, Татьяна Тотьмянина, Максим Маринин, Стефан Ламбьель катнашкан. Ә «Пара номер один. Больше чем любовь» фильмы Россиянең фигуралы шуучылары Татьяна Волосожар и Максим Траньковка багышланган. «Хоккейные игры» картинасы (Россия) совет хоккеен дөнья дәрәҗәсенә чыгарган хоккей тренерлары Анатолий Тарасов һәм Всеволод Бобровның мөнәсәбәтләре һәм күп еллар дәвамында булган каршылыгы турында бәян итә. «Мы будем чемпионами мира» (Сербия) исә Югославия баскетболчылары хакында.
Фестиваль программасындагы кайбер фильмнар Россиядә әле беренче тапкыр гына тәкъдим ителәчәк. Алар арасында «Мы будем чемпионами мира» (Сербия), Пьетро Меннеа: стрела юга» (Италия), «Выходя из тени тренера Эрикссона» (Швеция), «За гранью» (Непал), «Тойни: от ссылки к олимпийскому триумфу» (Швеция) дигән фильмнар бар.
FICTSChallenge Спорт киносы һәм телевидениесе XXXIII чемпионатының финалында Россия 25 фильм тәкъдим итәчәк. Аларның алтысы Татарстанда төшерелгән. Кинофестиваль дәвамында Татарстанда туган боксчы Эльмира Азизовага багышланган Фәрит Дәүләтшинның «Леди Хук» кыска метражлы фильмы тәкъдим ителәчәк.
«Настоящий Карадениз» исемле кыскаметражлы фильм, исеменнән үк аңлашылганча, “Рубин” футбол командасының ярымсакчысы турында. Спорт роликлары номинацияләрендә «Леночка, Наташа, Ильдарчик: с заботой о каждом болельщике» һәм «От ФК «Рубин» с любовью» кебек безнең республикада төшерелгәннәре дә бар. “Спорт мультипликациясе” номинациясендә «Татармультфильм» җитештергән «Кто самый сильный» и «Гусёнок и Лебедёнок» дигән мультфильмнар катнаша.
Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара чемпионатында конкурска килгән эшләр 8 номинациядә бәяләнәчәк. Алар арасында “Олимпия уеннары – Олимпия рухы”, “Документалистика”, “Спорт трансляцияләре”, “Кино һәм футбол”, “Кыска метражлы фильмнары” һәм “Спорт мультипликациясе” дигәннәре бар. Конкурс оештыручылары “Балалар мультипликациясе” дигән өстәмә номинацияне булдырган.
Кинокартиналарга мәдәният, медиасфера һәм спорт өлкәсенең танылган шәхесләре бәя бирәчәк. Ә халыкара чемпионатның жюри рәисе – кинорежиссер, сценарий язучы һәм продюсер Георгий Шенгелия.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47063-kazanda-tagyin-ber-chempionat-bashlana.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.