Казанда Шәһәр көнендә Олег Газманов һәм Стас Костюшкин чыгыш ясаячак
Шәһәр көне бәйрәм программасы чаралары билгеле булды
Республика һәм шәһәр көнендә казанлылар һәм кунакларны популяр артистлар Олег Газманов һәм Стас Костюшкин бәйрәм белән котлаячаклар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең аппарат киңәшмәсендә башкарма комитетның беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.
Бу көнне бәйрәм чаралары Казан ратушасында башланып китәчәк. Анда шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру һәм шәһәрнең Мактау китабына кертелү булачак, диде Д.Фәттахов.
“Иртәнге сәгать тугызда Меңъеллык мәйданында автомотошоу старт алачак. Хедлайнерларның берсе казанлыларга билгеле британ автокаскадеры Терри Грант булачак. Шулай ук грузовик дрифтлары “Ефәк юл” («Шелковый путь») - «ГАЗ Рейд Спорт» ярыш командасы ралли-рейды резидентын башкарачак”, –дип билгеләп үтте башкарма комитетның беренче урынбасары.
Элеккеге традиция буенча Г.Камал театры бинасы мәйданында “Уйна, гармун” бәйрәме уза.
Төп концерт мәйданы булып “Казан” гаилә үзәге мәйданы торачак. Биредә сәгать унда Казан гарнизоны оркестры катнашында хәрби-патриотик программа башланып китәчәк. Ул сәнгать осталары концерты белән дәвам итәчәк. Ә кичке сәгать алтыда “Казан” янында бәйрәм кунакларыСтас Костюшкин һәм Олег Газманов чыгыш ясый.
“Без Олег Газманов чыгышы барлык кешене дә канәгатьләндерер, дип уйлыйбыз. Аның патриотик җырлары шәһәр көненә бик тә туры килә”, - дип аңлатты Дамир Фәттахов.
30 августта барлык шәһәр мәйданнарында да диярлек бәйрәм чаралары оештырылачак. Ә Шәһәр көнен каршылау алдыннан, 25 августтан башлап, һәр ишегалдында диярлек үз бәйрәм прогаммалары старт алачак. “Бәйрәм алды атнасы 25 августтан старт ала. Һәр ишегалды чарасы үзенчә кызыклы булачак”, - дип билгеләп үтте докладчы.
30 августка планлаштырылган әлеге прогамма Казан шәһәре мэриясе рәсми сайтында биреләчәк. Шәһәр көнен бәйрәм итү Татарстан башкаласы бюджетына 10 млн га төшәчәк.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.