Казанда Сандецкий утарында джаз фестивалендә виртуоз-гитарачы Павел Чекмаковский чыгыш ясарга җыена

9 июльдән 27 августка кадәр һәр пәнҗешәмбе джаз музыкасына мөкиббәннәрне сөендереп торган «Jazz в усадьбе Сандецкого» IX Халыкара импровизацион музыка фестивале программасын танылган виртуоз-гитарачы Павел Чемаковский дәвам итә.

23 июльдә, музыкант һәм аның квартеты Казанда «На пути к свету» альбомын тәкъдим итәргә җыена. Оптимистик рухтагы авторлык программасында джаз, соул һәм фанк табигый рәвештә кушылып китәләр, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чемаковский, шул рәвешле, 2013 елда CD форматында чыккан «На пути к свету»дип аталган шәхси альбомын Казанда тамашачы хозурына тапшыра. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее паркы исә 18.30 сәгатьтән ачык булачак.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/22/111499/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6057
    0
    84
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    8464
    0
    64
  • 3178
    0
    40
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3243
    3
    34
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи