Логотип
Яңалыклар

Казанда – Русский музей

Иртәгә Татарстан республикасының дәүләт сынлы сәнгать музеенда зур вакыйга көтелә – Казанда Русский музейның Мәдәни-күргәзмә үзәге ачылачак. Россиянең бер генә шәһәрендә дә әлегә мондый үзәк юк. Бездәгесе – беренчесе. Аның нәкъ менә иртәгә ачылуы да тикмәгә генә түгел. 19 март – Россиядә беренче дәүләт сынлы сәнгать музее ачылган көн. Рус сынлы сәнгате җәүһәрләрен туплаган Русский музей 1998 елның 19 мартында ачыла. Менә хәзер татарстанлыларга да шул җәүһәрләр белән Казаныбызда ук танышу мөмкинлеге булачак. Күргәзмә Карл Брюллов эшләре белән ачылачак. Биредә аның иллеләп эше урын алган. Музей иртәнге уннан кичке җидегә кадәр эшли. Тулы мәгълүматны Татар дәүләт сынлы сәнгать музеена шалтыратып яки сайтларына кереп белешә аласыз. Тел. 8 (843) 236-69-21; 236-69-31

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар