Казанда рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды

Казанда, "Баскет-холл"да рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.Халыкара ярышларны ачып, Михаил Бабич, ел саен Россия халыкара спорт турнирларын күбрәк кабул итә, дип билгеләп үтте. РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле соңгы вакытта республикада Универсиада һәм Спортның су төрләре чемпионаты үткәрелүен үрнәк итеп китерде. Акробатик рок-н-роллның спорт төре күптән түгел генә пәйда булуына карамастан, Россия командалары һәм спортчылары бүген лидер булып тора.
"Бүген республикада гына түгел, гомумән, Россия өчен дә истәлекле вакыйга. Казанга спортның яңа төре килде, ул зур кызыксыну уята. Бу чараны үткәрү спортның бу төре үсешен активлаштыру мөмкинлеге бирә. Безнең башкала, Казан, безнең кешеләр, безнең тамашачылар сезгә ошар һәм сезнең бирегә килеп яңа ярышлар үткәрәсегез киләчәгенә ышанам", - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья һәм Европа чемпионаты 7 һәм 8 ноябрьдә Казанда уза. Анда Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдова һәм Словения кебек 7 илдән 568 спортчы катнаша.
Дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашучылар «Формейшн-девушки», «Формейшн-женщины» һәм «Формейшн-микст» элиталы дисциплиналарында чыгыш ясыйлар.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/07/115292/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.