Казанда "Здравница-2016" Бөтенроссия форумы ачылды

Искәртәбез: форум 22-24 майда Казанның "Корстон" комплексында уза.
«Здравницы-2016»ның төп темасы - халык сәламәтлеген саклауда Россия Федерациясе шифаханә-курорт комплексының әһәмияте. Ул 2000 елдан башлап ел саен үткәрелә. Узган ел форум чаралары Мәскәүдә узды.
Әлеге чараны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Президенты Эшләр идарәсе, РФ Хөкүмәте, РФ ФҖ Федерация Советының социаль сәясәт комитеты, РФ ФҖ Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты, РФ ФҖ Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты һәм башка ведомстволар һәм оешмалар оештыра.
Форумны ачуда һәм пленар утырышта Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук "Здравница-2016"ны үткәрү урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
"Форумны үткәрү белән бергә бездә төбәкнең сәламәтләндерү, туристлык потенциалын күрсәтү мөмкинлеге пәйда булды, - дип билгеләп үтте И.Халиков. Тагын безнең белгечләр форумда катнашучылар - федерация субъектлары вәкилләре уртаклашкан тәҗрибәне дә үзләштерә ала".
Бүгенге «Здравница-2016» форумы РФ Дәүләт Советының шул ук темага багышланган утырышы алдыннан үткәрелә һәм биредә яңгыраячак күп кенә мәсьәләләр һәм фикер алышулар ул утырышның чыгышларына да эләгәчәк, дип искәртте И.Халиков.
ТР Премьер-министры катнашучыларга нәтиҗәле эш, Татарстаннан яхшы тәэсирләр һәм яхшы кәеф, Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәрен, Зөя утрау-шәһәрен һәм башка истәлекле урыннарны күрер өчен Татарстанга тагын бер тапкыр килү теләген җиткерде.
Бүген форум кысаларында шифаханә-курорт учреждение казанышларының махсус күргәзмәсе дә ачылды, 60тан артык стенд Россиядә ял итү һәм шифаханә-курорт дәвасын алу урыннары турындагы мәгълүматны тәкъдим итә.
Шулай ук чара кысаларында "Россия курортларының халык сәламәтлегн саклау һәм торгызудагы стратегик әһәмияте" дигән халыкара фәнни конгресс та уза. Анда Франция, Казакъстан, Италия һәм Австрия вәкилләре катнаша.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.