Казанда "Чемпионат гүзәле" исеме мәгълүм булды

ФИНА паркында “Чемпионат гүзәле” матурлык һәм талант конкурсы финалы үтте. Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионаты кысаларында 15 кыз таләпчән сайлап алу турын үтте һәм иң позитив, нәзакәтле, талантлы һәм спортны үз иткән кыз исемен йөртү хокукы өчен конкурста тырышты.
Финалга чыккан һәр 15 кызны да җиңүче дип танырга була, чөнки сайлап алу турында 2000 кыз катнашты, ә ярымфиналда – 50. Алар Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. Кызлар Флаглар парадында ил исеме теркәлгән язуларны тотып бардылар. Конкурс “Татарстан гүзәле” оешмасы катнашында әзерләнгән иде.“Без барыбыз да укырга, профессиональ яктан камилләшергә, спортта нинди дә булса күрсәткечләргә ирешергә кирәклеген беләбез. Әмма матурлык конкурсы бөтен нәрсәдә аһәңлелек булырга тиешлеге турында да сөйли. Акыллы булырга, чибәрлек белән игътибарны җәлеп итәргә, үзең белән тирә-якты матурайтырга кирәк. Бу һәр кыз өчен мөһим булган сәләт”, - диде “Чемпионат гүзәле” конкурсын оештыручы Изольда Сахарова.
Финалда өч конкурс этабы булды. Башта тамашачылар кызларның видео-визиткаларын карадылар, аннан соң конкурста катнашучыларның су коену костюмында күрсәткән дефилесын күзәттеләр. Соңгы өлештә кызларга алып баручының четерекле сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурс этаплары арасында тамашачыларга концерт да тәкъдим ителде.
Конкурсның жюри составына "Спорт проектлары башкарма дирекциясе"нең мәдәни программалар департаменты җитәкчесе Марат Закиров, “Татарстан гүзәле” оешмасы президенты Изольда Сахарова, “Искушение” бию театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Надыршин, халыкара йөзү хөрмәте залы вәкиле Ивон Шмит керде.
Бүләкләү тантанасында кызлар дизайнер Султана Салиева тәкъдим иткән “Олимпия” һәм “Воды гладь” авторлык киемнәреннән балкыдылар. Беренче вице-мисс булып Диана Егорова, икенче вице-мисс булып Евгения Кириллова билгеләнде. Шулай ук “Мисс Очарование” һәм “Мисс Зрительских симпатий” исемнәре дә бирелде, аларга Екатерина Гашук һәм Анна Рожина ия булдылар. Ә кыйммәтле таҗны Анастасия Володина киде.
“Дөресен әйткәндә, мин җиңәрмен дип уйламадым да. Ахырга кадәр башка кыз җиңү яулар дигән фикердә идем. Мин беренче вице-миссны әйтүгә үк елый башладым, чөнки үземнең җиңәчәгемне аңладым. Бу көтмәгәндә булды, чөнки бөтен кызлар да чибәрләр һәм төрлеләр. Мин әле дә булса аңышмыйм, әле дә булса ышанмыйм”, - дип сөйләде конкурсның җиңүчесе.
Барлык кызлар да иганәчеләрдән бүләкләр, чәчәкләр алды һәм, әлбәттә, алкышларга күмелде. Ә конкурсның иң шәп 5 кызына шулай ук диадемалар, тасма һәм Спорт төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионатын ябу тантанасына билетлар бирелде. Җиңүчеләр өчлегенә "Aqua Comedy Club"ка билетлар да тапшырылды, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионатының Оештыру комитеты матбугат хезмәте.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/07/112193/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениБик матур пар булганнар гомерен генэ аз биргэн Аллакаем. Урыны ожмахта булсын. Ул безнен кунеллэрдэ.Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.