Казанда «Минераллар симфониясе» күргәзмәсе ачылды

Бүген Казан Кремленең Татарстантабигате тарихы музеенда «Минераллар симфониясе» күргәзмәсе ачылды. Ул казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын Александр Викторович Донсковның шәхси җыелмасыннан алынган гаҗәеп кызыклы минераллар коллекциясе белән таныштыра. Монда бары тик уннан бер өлеше генә күрсәтелгән.
Бу коллекция хаклы рәвештә Рәсәйдә иң күләмле зур җыелмаларның берсе булып санала. Александр Донсков геолог булмаса да, яшь чактан үк ташлар белән кызыксынган, төрле якларга, илләргә барып, ташларның күбесен махсус үзе җыйган. Әлеге экспонатлар беренче тапкыр киң аудиториягә тәкъдим ителә. Кристалларның эрелеге шаккатырлык! Көньяк Уралда табылган сапфирсыман корундлар, кызыктыргыч көнчыгышСебердән килгән чароитлар, Казахстаннан китерелгән ялтыравык гранат кристаллары – барысы да күз явын алырлык.
Бөек галим, академик Александр Евгеньевич Ферсман сүзләре белән әйткәндә: «Һәрбер ташта аның тарихы язылган, аны бары тик укый белергә генә кирәк». Матурлыкны югары бәяләүче, ташлар белән кызыксынучы һәм гомумән теләк белдерүче барлык кешеләрне дә күргәзмәгә чакырабыз! Бәлки сезгә дә бу ташларның үзъара яшеренгән тарихы ачылыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...