Казан шәһәре милли җәйне каршы алырга әзер. 1 июньнән башкалабызда бихисап күп чаралар узачак. Быел милли проектлар 5 еллыгын бәйрәм итә.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова искәрткәнчә, чаралар барысы да татар телендә узачак. Шулай ук Казан мэриясе татар телен үстерү буенча гына түгел, башка телләрне саклау буенча да системалы рәвештә эшли.
2 июньдә беренче чара – «Алмаш» гаилә җыены узачак. Аның программасы бик бай. Җәй дәвамында узачак чаралар исемлеге һәм аларның кайчан, кайда үткәреләчәге турында мәгълүматны Казан мэриясенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларыннан табарга була.
«Алмаш» гаилә җыены 2 июньдә «Московский» мәдәният үзәгендә 15-19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны төрле активлыклар, мастер-класслар, лекторийлар һәм очрашулар көтә. Бүләкләр уйнату да каралган.
«Үз телем» бәйгесе. Гаризаларны 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com га җибәрергә мөмкин. Яшь чикләве: 14-35 яшь.
«Саумы, Казан!» шигърият бәйгесе. Эшләрне 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru га җибәрергә була. Барлыгы 2 номинация: шигырь һәм поэма.
«Хәрәкәттә-бәрәкәт». 5 июнь, сәгать 18:00 Кабан күле яр буенда сезон ачылышы. Проектның финалында профессиональ булмаган биючеләр арасында зур бию көрәше үтәчәк.
«Байтирәк» – «Древо жизни». 2 июль һәм 6 август көннәрендә, сәгать 18:00 дә М.Горький паркында «Солдат озату» темасына багышланган зур бәйрәм гөрлиячәк.
«Апуш» лагере. «Апуш» театр студиясе лагере һәм «Күзлек» лабораториясе берләшәчәк. Җәйге лагерьга Татарстан районнарыннан өстәмә 50 бала алыначак. Ә 25 августта театраль фестиваль планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк