Логотип
Яңалыклар

Казанда Кырымның кушылуына багышланган митинг-концерт уза

Татарстан башкаласында Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуына багышланган митинг-концерт уздырыла.
 
Әлеге чара 18 мартта 17:00 сәгатьтә Казанның Үзәк стадионы янында – Меңьеллык мәйданында оештырыла.

Кырым һәм Татарстан мәдәни-тарихи, рухи, икътисади өзелмәс җепләр белән бәйләнгән. Шуңа да Татарстан халкы референдум үткәрелүен, Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуын шатланып каршы алды.

Хәтерләсәгез, 2014 елның 16 мартында референдум нәтиҗәләре буенча, Кырым һәм Севастополь Россия төбәкләре булып танылды.

Безнең республика төрле өлкә буенча уртак проектларны тормышка ашыру, элемтәләрне ныгыту максатында актив эш алып бара.
 
Тарихи гаделлекне торгызу буенча үз гражданлык позициясен җиткерү инициативасы белән кайбер иҗтимагый патриотик оешмалар һәм сәяси партияләр дә чыкты.
 
Митинг-концертны оештыручылар Казан халкы һәм аның кунакларын мәйданга көтеп кала.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар