Казанда “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага конференция була

28 октябрь көнне иртәнге 10да, ТР Халыклар дуслыгы йортында “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага төбәкара конференция һәм мәктәп укучыларының РФ халыклары телләрендә укулары була.
Идел буе төбәкләреннән мәктәп укучылары чарага берничә ай кала алдан әзерләнгән. Алар татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мари телләрендә тикшеренү эшләрен Казанга җибәргән. Конференциянең йомгаклау өлешенә узганнары проектларын туган телләрендә яклаячак.
Былтыр сайлап алу комиссиясе хозурына 400ләп хезмәт тәкъдим ителеп, шулардан 88е финалга чыккан. Быел исә гаризалар саны 2 тапкырга күбрәк булган, 600ләп чамасы эш кабул ителгән, 94е йомгаклау өлешенә үткән.
Катнашучыларның эшләрен филологлар белән беррәттән Татарстан халыклары ассамблеясы милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре бәяләгән. Алар тәкъдим ителгән хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм географик киңлеген билгеләп узган. Иң яхшы дип табылган 50 эш конференциягә махсус чыгарылган җыентыкка кертелгән.сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/27/114969/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.