Логотип
Яңалыклар

Казанда «Кол Шәриф» мәчетендә ислам турында лекцияләр укыла башлый

Шушы атнадан башлап, Казан кремлендәге «Кол Шәриф» мәчетендә һәр пәнҗешәмбе көнне ислам турында лекцияләр укыла башлый. Лекцияләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткере һәм шәһәрнең билгеле имамнары алып барачак.
Лекцияләр татар һәм рус телләрендә булыр дип күзаллана, аларга теләгән һәркем килә ала. Пәнҗешәмбе көнне сәгать кичке 6га мәчеткә рәхим итегез, дип нәзарәттән игълан алынды. 15 октябрьдә буласы беренче лекция исламда гыйлем алу әһәмиятенә багышлана.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/13/114532/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар