Логотип
Яңалыклар

Казанда Халыкара музейлар форумы үткәреләчәк

8-12 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара музейлар форумы уздырылачак, ул ТР Милли музеена нигез салынуның 120 еллыгына багышылана.

8 сентябрьдә үткәреләчәк пленар утырышта музейларның заманча үсешен тәэмин итүдә килеп туган актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү ниятләнә. Халыкара музейлар берләшмәсендә яхшы таныш булган Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам) кебек шәхесләрнең утырышта доклад белән чыгыш ясавы көтелә.

Төп игътибар төбәкләр икътисадында музейларның роле үсеше һәм тоткан урыны мәсьәләләренә юнәлдереләчәк. Маркетинг технологияләре, эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә яңа юллар эзләү хакында да фикер алышу күздә тотыла.

Форум мәйданчыкларында секция утырышлары уздырылачак, «түгәрәк өстәл»ләр, семинарлар һәм презинтацияләр үткәрү, Музыка мәдәнияте музейлары ассоциациясенең Х очрашуы, М. Горькийның әдәби-мемориаль музее ачылуга 75 ел тулу уңаеннан, укулар уздыру ниятләнә. Эшлекле программа исә Казан, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге музейлары, «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге белән таныштыруны үз эченә ала.

Г. Тукай, Г. Державин, М. Горький, Ф. Шаляпин музейлары белән форумда катнашучыларны таныштыру Татарстан халкының тарихи-мәдәни гореф-гадәтләрен якынрак белергә ярдәм итәчәк, республиканың уңай имиджын булдыруда музейларның ролен аңларга булышачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/22/111500/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар