Казанда информатика буенча (IOI) XXVIII Халыкара олимпиада узачак
Мондый олимпиадалар ЮНЕСКО инициативасы белән 1989 елдан бирле үткәрелә. 2015 елны ул Казахстанда үткәрелгән. Казанда ( безнең илдә) аның беренче мәртәбә үтүе. 2017 елда ул Иранда үткәреләчәк. Олимпиадада 84 илдән 324 укучы катнашачак. Бу – моңарчы уздырылган олимпиадалар белән чагыштырганда, иң зурысы. Аның беренчесендә нибары 13 ил катнашкан.
Журналистлар белән очрашуга килгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУның гомуми һәм педагогик белемнәр буенча ректор киңәшчесе Людмила Ногуманова, «Татарстан Республикасының мәгълүмати технология үзәге» башкарма директоры Светлана Камалетдинова халыкара олимпиаданың кайда узачагы, нинди илләр катнашачагы, шартлары турында сөйләделәр.
«Россиядән ике команда – сигез кеше катнашачак. Команда составында КФУның Лобачевский исемендәге лицее укучысы Әсхәт Сәхәбиев та бар», – диде Людмила Нагуманова.
Дөньякүләм дәрәҗәдәге әлеге чара Универсиада авылында узачак. Кунаклар өчен төрле күңел ачу программалары каралган. Ашату- эчертү мәсьәләсе дә алдан ук уйланып куелган. Чөнки олимпиадада катнашучылар арасында хәләл ризык кына ашаучылар да, итле ризыктан, гомумән, баш тартучылар да бар.
Оештыручылар: Казан федераль университеты, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Олимпиаданы 12 кешедән торган Халыкара комитет җитәкли. Шунысын да әйтик, ул көннәрдә инглиз телен белүче 200 волонтер эшләячәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.