Логотип
Яңалыклар

Казанда Гамова волейбол мәктәбе рәсми рәвештә ачылды

Казанда дөнья волейболчылары арасында иң танылганнардан булган спортчы, 11 тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе ачылды. Ул спорт карьерасыннан китүе хакында яз көне үк белдергән иде.

Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Мәскәү «Динамо» сын җиңеп, Олимпия уеннары призеры Екатерина Гамова үзенең саубуллашу матчын төгәлләде.



Ярыш төгәлләнгәч, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе , ТР «Динамо» ФСО җитәкчесе Әсгат Сәфәров Казанда Гамова волейбол мәктәбе ачылуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ТР Президенты тарафыннан Катя Гамова исемендәге волейбол мәктәбен «Олимпиец» олимпия резервы училищесы базасында ачу карары кабул ителгән. Анда шөгыльләнү өчен 14 өметле яшь волейболчы сайлап алынган, алар Югары «Б» лигасында уйнаячак. Шулай ук әлеге команда Россия җыелмасы өчен база булып торачак.

Гамова күптән түгел Казанда үткән матбугат конференциясендә Татарстан башкаласына мөмкинлеге булганда киләчәген һәм яшь волейболчылар белән мастер-класслар үткәрәчәген билгеләп үткән иде.

Сәфәров Гамова мәктәбенә Ford Transit автобусы ачкычын тапшырды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар