Логотип
Яңалыклар

Казанда ФИНА паркында «Смена» музыка фестивале була

15 август көнне сәгать кичке 5тә «Казан-Арена» стадионы алдындагы ФИНА паркында «Смена» музыка фестивале үткәрелә. Әлеге чара кысаларында казанлылар һәм башкала кунаклары өметле рус башкаручылары белән танышачаклар. Тамашага керү - бушлай, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге.

Фестивальдә Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Казан шәһәрләреннән яшь башкаручылар һәм «Sansara» (Екатеринбург), «NV» (Мәскәү), «The Karovas Milkshake» (Екатеринбург), «Hyggelig» (Түбән Новгород), «PTU» (Казан) атамалы иҗат төркемнәре катнаша. Бу кичтә рок, электроника, һинд, поп, авангард жанрларындагы төрле музыка яңгыраячак. Анда Россия данын яклап берничә тапкыр халыкара фестивальләрдә катнашкан музыкантларның чыгышын тамаша кылып булачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/11/112352/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар