Логотип
Яңалыклар

Казанда блогерлар НеФорумында катнашучыларны Татарстанның милли үзенчәлекләре белән таныштырачаклар

Бүген Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионында V блогерлар неФорумы ачылды. Казан әлеге чарага 500 дән артык блогерны җыйды.
Бу форум Россия һәм БДБ илләрендә социаль медиа өлкәсендә иң киңкүләм вакыйга санала. Ел саен бу чара блог өлкәсенә SMM-технологияләр һәм социаль челтәрләр үсешенә битараф булмаган 300дән артык кешене җыя. Форумны Казанда уздыру ТР Президенты тарафыннан хупланган. Анда "ВКонтакте", "LiveJournal", "Одноклассники", "Facebook", "Instagram", "Twitter" һәм башка блог-платформаларның федераль ТОП-100легенә кергән 150 ләп популяр блогер катнаша.

Форум рәсми төстә ачылганчы, стадионның футбол кырында катнашучылар өчен төрле җанландыру чаралары оештырылган иде.

НеФорумның ачылу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Одноклассники” соцчелтәренең маркетинг һәм бизнес үсеше буенча директоры Арсен Исрапилов, “ВКонтакте” соцчелтәренең матбугат хезмәте башлыгы Евгений Красников, LiveJournal Russia баш редакторы Василий Гулин, "Tele2" генераль директоры Сергей Эмдин һәм башкалар катнашты.

Чараның ачылыш өлешендә НеФорумның Минскидан элеккеге хуҗалары видеороликта эстафетаны Казанга тапшырдылар.

Әсгать Сәфәров форумда катнашучыларны ТР Президенты исеменнән сәламләде. “Татарстан һәммә кеше өчен ачык, безнең горурланырлык, күрсәтерлек әйберләребез байтак. Сез бу хакта укучыларыгызга тәфсилләп сөйләрсез дип уйлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Әсгать Сәфәров Татарстанның бай мәдәнияткә, куәтле инновацион потенциалга ия булуын, республикада уникаль Иннополис IT-шәһәре, тарихи истәлекле урыннар күп булуын, сәнәгате киң үсеш алганлыгын билгеләп узды. “Болар барысы да татарстанлыларның киңкырлы тормышы атмосферасын тоярга мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә традицияләр сакланышы Татарстанның тотрыклы үсеше нигезе булып тора”, - диде Әсгать Сәфәров.

“Социаль челтәрләр иң оператив һәм тәэсирле коммуникацион канал булып тора, анда реаль вакыт режимында миллионнарча кулланучылар үз мәгълүматы белән уртаклаша, - дип, Сәфәров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да блогер булуын һәм Instagram һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләр аша аңа мөрәҗәгатьләр байтак килүен ассызыклады. - НеФорумның киләчәге зур дип уйлыйм. Мондый чаралар заманча чынбарлыкны, соцчелтәрләр үсеше тенденцияләрен аңлау өчен кирәк".

Сергей Эмдин соңгы трендлар арасында “мобайл-онлайн”га керүне атады һәм моны чын мәгънәсендә революциягә тиңләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер кеше компьютерга кермичә дә, бары тик смартфон һәм планшетлардан гына да файдалана ала. “Мобиль оператор роле дә үзгәрә, ул кешеләргә аралашу өчен уңайлы мәйданчык булдырырга тиеш”, - дип белдерде Сергей Эмдин.

Форумның ачылыш өлешендә, шулай ук, ВКонтакте", "LiveJournal", "Одноклассники" кебек соцчелтәрләрнең вәкилләре дә чыгыш ясады.

Вакыйга кысаларында 10 тематик секция һәм күңел ачу чаралары каралган. “Соцмедиада креатив”, “Социаль челтәрләр ничек үләчәк”, “Уен стримингы һәм туры трансляцияләр”, “Мобиль digital да тренд һәм каршылыклар”, “Социаль челтәрләрдә ничек акча эшләп була”, “Блогингның яңа форматлары: фото һәм видео”, “Уен видеоблогингы”, Travel-блогинг”, “Lifestyle: beauty, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше”, “Төбәк блогоөлкәләре: тәҗрибә уртаклашу” дип исемләнгән секцияләр бар.

Форумны оештыручылар матбугат конференциясендә билгеләп узганча, Казандагы форум 5 еллык тарихта иң күләмлесе. Аның ни өчен неФорум дип аталуына килгәндә, алар моны рәсмилектән качуга, гади аралашуга корылганлыгына ишарә булуын аңлатты.

Оештыручыларның берсе – Европа коммуникацияләр үзәге директоры урынбасары, блогерлар проекты җитәкчесе Евгения Башкирова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, неФорум кысаларында Татарстанның милли ризыклары белән сыйлау каралган. Бу – оештыручыларның үз инициативасы. “Без төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән вәкилләргә милли аш-суны, милли үзенчәлекләрне күрсәтергә теләдек. Безгә Ауропа менюсын тәкъдим итә башлагач, кире кактык, бары тик милли менюны гына карадык. Блогерларны Зөягә, шулай ук Сабан туена да алып барырга ниятлибез, Казанның тарихи өлеше буенча экскурсиягә барырга теләүчеләр дә күп. Аларның төбәкнең милли төсмерләрен тоюы мөһим”, - дип ассызыклады Евгения Башкирова.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар