Логотип
Яңалыклар

Казанда «Автоледи-2015» конкурсы була

21 августта Казанда «Автоледи-2015» шәһәр конкурсы үткәреләчәк.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясендә уздырылачак әлеге конкурс берничә этаптан тора. Конкурсантлар теория өлешендә юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәтергә тиеш була, практик өлештә конкурста катнашучылар җиңел автомобильне идарә итү күнекмәләрен күрсәтәчәк.

Конкурста катнашырга теләге булган хатын-кызлар (843) 5-333-841, 5-333-842 (Казан шәһәренең ЮХИДИенең пропаганда бүлеге) телефон номерлары буенча заявка калдыра алалар, диелә http://autoclub-kazan.ru сайтында.

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/09/112253/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар