Казан зоопаркының булачак йөзе: миллилек җиңгән

Казан Ратушасында башкалабыз зоопаркының булачак стилен сайладылар. Бәйгедә Россиянең 18 шәһәреннән 76 команда катнашкан – бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителгән. Әмма жюри әгъзалары Казан командасы уйланмаларын иң шәбе дип тапкан. “Максат” компаниясенең “Искиткеч!” дип аталган проекты миллилеге белән игътибарны җәлеп иткән.

210 еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән зооботаника бакчасын төптән үзгәртү нияте берничә ел элек белдерелде. Территориясен киңәйтү, аны аерым зоналарга бүлү һәм аңа гына хас стиль булдыру – шул рәвешле бүген шактый күңелсез булып күренгән  Казан зоопаркына яңа сулыш өрү планлаштырыла. Әлеге объектның булачак йөзен уйлап табуга махсус бәйге дә игълан ителгән иде – илнең иң танылган дизайнерлары бөтен фантизияләрен эшкә җикте.

 

 

Әмма кызыклы идеяләр бик күп булса да, җитди көндәшлектә Казан командасы өстен булып чыккан. Махсус призга лаек булган Мәскәүнең Wow House компаниясе исә алардан бераз гына калышкан. Шуңа да Казан зооботаника бакчасының ахыр стилен әлеге ике студиягә бергәләп эшләп бетерергә кушылды. Җиңүче 800 мең сумлык бонуска ия булачак, ә махсус приз алган Мәскәү командасына 700 мең бюджеттан тыш акчалар бүлеп бирү ниятләнә.

«Искиткеч» проектында  милли орнаментларчагылыш таба, логотип, навигация системасы якты төсләрдә эшләнгән һәм бәйрәм кәефе тудыра. Логотипның нигезе итеп ак барс алынган һәм түбәтәй, казан, татар орнаменты һәм зооботаника бакчасы үсемлекләре кебек символлар берләштерелгән. Зоопаркның һәм өлеше үз төсенә ия булачак. Ә күрсәткечләрдәге язулар төрле почмактан караганда төрле телләрдә «сөйлиячәк».   

Моннан тыш махсус мобиль кушымта да уйлап табарга уйлыйлар. Бу кушымтада һәр хайван үзе турында сөйлиячәк. Зоопарк буенча йөргәндә кесә телефоныңа аю яки юлбарыс шалтыратуы бик ихтимал.

http://intertat.ru/tt

 

 

-  Барысы да идеаль түгел. Әле стильне эшләп бетерергә туры киләчәк. Әмма жюри бертавыштан диярлек башка эшләрдән Казанга туры килеп торуы һәм бәйрәм мохите тудыруы белән аерылып тора. Шулай да без икенче урын яулаган команданы да эшкә җәлеп итеп, аларның киңлек бүленеше буенча идеяләрен кулланырга чакырабыз, - дип белдерде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман.

 

Казан мэры бәйгедә катнашучыларга рәхмәтен белдереп, иҗади ярышның Бөтен Россия дизайнерлык командаларын берләштерүен билгеләде.

 

- Безнең проектлар яхшырганннан-яхшыра бара, катнашучыларның фикерләве гаҗәпләндерә, шуңа да иң яхшы проектны сайлау җиңел булмады. Әгәр дә  конкурсантлар тәкъдим иткәннәрнең барысын да тормышка ашырып бетереп булса, безнең зооботаника бакчасы яңарачак – казанлылар һәм кунакларыбыз өчен җылы, матур, күңелле, кунакчыл урынга әвереләчәк, - диде Илсур Метшин.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»