Логотип
Яңалыклар

Казан йөзүчесе I Европа уеннарында өч медаль яулады

Казан йөзүчесе Эрнест Мәкъсумов бу көннәрдә Бакуда уза торган I Европа уеннарында өч медаль яулады.

«Дельта» спорт мәктәбе укучысы Россиянең милли җыелма командасы составында 4*200 ирекле стиль эстафетасында «алтын»га лаек булды. Казан спортчысы эстафетаның өченче этабында чыгыш ясады, Бөек Британия һәм Германия җыелма командаларын узып, җиңүгә иреште, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Моңа кадәр Эрнест Мәкъсүмов 400 метрлык дистанциядә бронза һәм 1500 метрлык дистанциядә көмеш яулаган иде. Спортчы танылган тәҗрибәле тренер-укытучы Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә шөгыльләнә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/27/110793/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар