Логотип
Яңалыклар

КАЗАН СОКЛАНДЫРДЫ!

Сайлаулар процессын күзәтергә килгән чит ил экспертлары сөйли.


Сайлаулар процессын күзәтергә килгән чит ил экспертлары сөйли.

Самир Хаджар, Сирия Гарәп Республикасы депутаты:
- Сайлаулар үткәрү процессының бик күп уңай якларын күрдем. Бернинди тәртип бозулар күзәтелмәде. Мин Татарстаннан җылы тәэсирләр алып  китәм. Өч көн дәвамында бу процесс эчендә кайнадык. Бик тырышсак та, хаталар күрмәдек. Кешеләр сайлауга теләп килә, кандидатлар турында барысын да беләләр. Казанда, районнарда төрле участокларда булдык. Бөтен эш тиешле стандартларга җавап бирерлек итеп оештырылган. Чын мәгънәсендә чиста сайлаулар!
Кристиан Франк Ульрих Хенкель, Бавария парламенты депутаты:
- Мине Мәскәүгә чакырдылар. Германиядә сайлаулар ничек үтүен бик теләп сөйләдем. Россиядә дә, Казанда да беренче тапкыр мин. Сайлаулар үткәрүдә аермалар бар, әлбәттә. Биредә күргәннәрем буенча кайткач үзгәрешләр кертермен дим. Халыкара эксперт буларак, бу процессны күзәтү кирәк булды. Төрле санкцияләргә, бойкотларга каршы мин. Үзара килешүләр, хезмәттәшлек ягын кулай күрәм. Мин беркайчан да илем, хөкүмәтебез исеменнән сөйләмим, үзем күргәннәрне генә сөйлим. Шәһәр һәм авыл арасында аерма сизелә. Казан бик матур! Монда сайлау көне бәйрәм икән! Бездә алай түгел. Җыр, музыка, күңел ачулар монда. Күңелле! Сайлаучылар белән биедем дә әле!
Өч көн аз вакыт, әлбәттә. Сайлау участокларын, урналарны, сейфларны, күзәтчеләрне, вакцина ясауларны күрдем. Күргәннәрем буенча шуны әйтә алам: чиста сайлаулар бара.
Ульрих Сингер, Бавария депутаты:
- Мин бик рәхмәтле шундый вакыйгага чакырулары, гражданлык хокуклары буенча халыкара конференциядә катнашуым өчен. Казан - искиткеч матур, культуралы шәһәр! Мондагы бассейннарны, спорт корылмалары'н күреп таң калдым!
Биредә авыру кешеләрне сайлауда катнаштыру өчен өйләренә баралар икән. Бу - кеше турында кайгыртуның матур үрнәге.  Бигрәк тә өлкәннәрне кайгыртуның.. Германиядә өлкән кешеләргә сайлауга чакыру хаты ярты ел алдан җибәрелә. Үзе баралмаса, улы йә кызы аның өчен дә сайлап кайта, ягъни ике тавыш хокукы бар аларның. Бездә сайлау участоклары кичке 6 да ябыла. Төрле партияләрдән күзәтүчеләр булмый. Тавышларныкадәр�  исәпләгәндә генә күзәтчеләр карап тора.
Бер ил кешесе икенче илгә сайлауларны ничек үткәрергә кирәген өйрәтә алмый, һәр илнең үз үзенчәлеге була. Барыбыз да идеаль демократик сайлауларга  омтыла. Минем миссиям - күргәннәремне җиткерү. Кайткач барысын да җентекләп сөйләрмен.
Мәхмүд Әльхәсән, Сирия Гарәп Республикасының элекке депутаты:
-  Татарстанда сайлаулар бик яхшы оештырылган. Бөтен җирдә прогресс сизелә. Фәндә, мәдәнияттә, икътисадта... Урамнар чиста, төзек. Сокландырды Казан! Сайлауда яшьләр күпләп катнашу - зур казаныш! Алар - илнең киләчәге. Җир шарының 25 процентын яшьләр тәшкил итә. Сириядә дә яшьләр актив.
Ковид чорында барысы да алдан уйлап оештырылган: профилактика чаралары, дистанция саклау, битлекләр - бар да югары дәрәҗәдә.
Мин шундый сайлауда катнашуым белән горурланам.
 Россиянең Сириягә ярдәме турында да әйтми кала алмыйм. Рәхмәт Россиягә! Рәхмәт президент Путинга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар