Казан Сабан туена ничек барып җитәбез?

1 августта Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабан туена башкаланың 5 тукталышыннан махсус автобусларда бару мөмкинлеге булдырыла.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Игорь Новиков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Каенлыкка керү Республика клиник хастаханәсе (Оренбург тракты) ягыннан, чыгу исә Ферма шоссесы (Кабан күле) юнәлешендә гамәлгә ашырылачак. Әлеге юл участокларында бер яклы хәрәкәт оештырыла. Казанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ферма шоссесы ягыннан Сабан туеның төп мәйданына кереп булмаячагын кат-кат ассызыклады.
«Оренбург трактыннан Сабан туе мәйданына илтә торган юлның бер ягы маршрутлы транспорт чараларына, икенчесе үз автомобилендә килүчеләр өчен бүлеп бирелә. Мәйданнан Ферма шоссесына таба илтә торган юлның бер ягы машиналар, икенчесе исә җәяүлеләр өчен каралган була», – дип сөйләде Игорь Новиков.
Аның сүзләренчә, бәйрәм кунаклары өчен парковка «Лесной городок» торак комлексы территориясе артындага яшел зонада оештырыла.
Игорь Новиков искәртеп узганча, Каенлыкта алдагы елларда уздырылган Сабан туе тәҗрибәсе шуны күрсәтә: 6 мең машинага исәпләнгән парковка бәйрәмгә үз машиналарында килүчеләрнең 10-15 мең автомобилен сыйдыра алмый. 3 метр киңлектәге юлның үткәрү сәләте сәгатенә 750 автомобиль тәшкил итүен исәпкә алсак, бу кадәрле машина үтсен өчен 12 сәгать кирәк.
1 автомобильдә 2-3 кеше, 1 автобуста 100ләп кеше утырып килә ала. Бу 1 автобус уртача 25-30 җиңел машинаны алмаштыра дигән сүз, дип билгеләп узды Казанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Ул бәйрәмгә җәмәгать транспортында баруның кунаклар өчен күпкә уңайлы булачагына игътибар юнәлтте. Моның өчен бу көнне башкалада өстәмә транспорт хәрәкәте дә оештырыла. Сабан туена башкаланың 5 тукталышыннан махсус автобусларда бару мөмкинлеге булдырыла.
Бәйрәм урынына 65 берәмлек автобус йөриячәк. Аерым алганда, «Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы» тукталышыннан (Копылов урамы – Декабристлар урамы – Чуйков урамы – Адоратский урамы – 3нче транспорт дамбасы – Академик Арбузов урамы – 2нче Азин урамы – Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Идел буе районы Каенлыгы схемасы буенча ) 5 берәмлек автобус;
«10нчы микрорайон» тукталышыннан (Ю.Фучик урамы – Р.Зорге урамы – Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Идел буе районы Каенлыгы) 25 автобус; метроның «Җиңү проспекты» станциясе» тукталышыннан (Оренбург тракты – Идел буе районы Каенлыгы) 15 берәмлек автобус;
«Филармония концертлар залы» тукталышыннан (Оренбург тракты – Тула урамы – Борисковская урамы – Ферма шоссесы – Идел буе районы Каенлыгы) 10 берәмлек автобус;
Глазунов урамы» тукталышыннан (Тула урамы – Борисковская урамы – Ферма шоссесы – Идел буе районы Каенлыгы) 10 берәмлек автобус.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/28/111728/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.