Казан марафоны Риодагы Олимпиадага Россия җыелмасы составын билгеләячәк

Киләсе елның 15 нче маенда узачак Казан марафонында катнашучыларны 1 нче октябрьдән терки башладылар. Оештыручылар 10 меңләп кеше катнашуын фаразлый.
Марафон, 2015 нче елдагы кебек үк, «Kazan-Arena» стадионында старт алып, финиш та шунда ук булачак. Аның маршруты Казанның мөһим урыннары буенча узачак. 2016 нчы елда Казан марафоны кысаларында 42,2 чакрымга (классик марафон), 21,1 чакрым  (ярыммарафон) һәм 10 чакрымга йөгерешләр үтәчәк. Моннан тыш, беренче тапкыр 3 чакрымга ГТО-йөгереш оештырыла, аның нәтиҗәләре «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы нормативлары үтәлеше кебек исәпкә алыначак, дип хәбәр итә чараның матбугат хезмәте.

Казан марафоны директоры Вадим Янгиров сүзләренә караганда, «безнең трасса Ауропада иң мавыктыргычы гына түгел, ә иң тизе дә булып тора, бу катнашучыларга югары нәтиҗәләр күрсәтергә һәм йөгерешнең дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе тарафыннан, нәкъ менә Казан марафоны-2016 кысаларында Россия чемпионатын уздыру турында карар кылынды. Аның йомгаклары буенча Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарына Россия җыелмасы составы билгеләнәчәк.

Искәртеп узабыз: беренче тапкыр Казан марафоны агымдагы елның маенда үткән иде. Анда Россиянең 98 шәһәреннән, шулай ук Кытай, Германия, Польша, Казакъстаннан 2500 дән артык йөгерешче катнашты.

Казан марафоны ТР Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән уздырыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/07/114345/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13869
    3
    174
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11218
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8445
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4089
    7
    78
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4687
    4
    71
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 ноябрь 2020 - 23:21
    Без имени
    Эби дарственный ясатканмы, завещание мы? Дарственный ясаткан булса, кызы улгэч ул анилируется и эби киредэн уз фатирына хужа була закон нигезендэ. Моны эби белмэгэн. Э кызнын ире бн малаенын бу фатир дауларга бер хакыда юк, эгэрдэ улгэн кеше аларга язып калдырмаган булса, алар аны берничек тэ саталмыйда, анда яшидэ алмый. Уземэ дарственный ясадылар, шундый пунктлары бар иде. Даже кызнын баласы керэалмый ул ойгэ хужа булып.
    Кеше бул
  • 25 ноябрь 2020 - 00:37
    Без имени
    Үземнең башымнан да үтте мондый хәлләр. Елый Елый укыдым. Үзем укыйм, ә күздән яшь тәгәрәп кенә ага.Исән - сау булыгыз балаларыбыз. Голсинә Шакирова.
    Бер сәгать һәм бер гомер
  • 24 ноябрь 2020 - 22:12
    Без имени
    Акылсыз хатын ,яшэргэ кирэк балаларын очен юлэрлэр очен уфтанып яшэмилэр
    ​Бәхетлеме мин? Әйе дә, юк та...
  • 24 ноябрь 2020 - 21:42
    Без имени
    Урыннары оҗмахта булсын сабыйның!
    "Сеңлемнең изге рухына минем тарафтан бер гафу!.."
  • 24 ноябрь 2020 - 21:16
    Без имени
    Эх, нигэ эллэ кайчандагы белэн яшилэр икэн. Иргэ эчэргэ генэ кала, син бит анын янында гаудэн генэ, жанын белэн тугел....
    ​Бәхетлеме мин? Әйе дә, юк та...
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...