Казан кызы Сабина Фәттахова «Европа кечкенә гүзәле-2015» титулына ия булды

9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова «Little Miss World-2015» балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм «Европа кечкенә гүзәле-2015» титулына ия булды.
Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән ярышкан. Бәйгегә 20 илдән 5-14 яшьлек гүзәлләр җыелган булган.

«Little Miss World»ның җиңүчесе итеп Казакъстан вәкиле Акмир Али танылган. Аңа һәм ватандашыбыз Сабинага үз илләренең экологик һәм хәйрия проектларын тормышка ашыру, талантлар үсеше өчен акчалата бүләк тапшырыла. Моннан тыш, «Little Miss Europe» титулы иясе «Татарстанның кечкенә принцессалары» иҗтимагый оешмасы уздыра торган социаль һәм хәйрия проектларын җитәкләячәк.

Искәртеп узабыз: «Little Miss World» фестиваленең финал өлеше Төркиянең Анталия шәһәрендә 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уздырылды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/05/114276/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан