Казан кунакханәләре XVI дөнья чемпионатына 6,5 меңнән артык ФИНА делегатларын, спорт федерацияләре вәкилләрен кабул итәчәк

Спортның су төрләре буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионаты башланырга санаулы көннәр калды: 24 июльдә аңа рәсми төстә старт бирелә. 17 июльдән башлап төрле илләрнең җыелма командалары инде Казанга килеп урнаша бара, мисалга, Канада, АКШ, Германия, Франция, Австрия, Бразилия, Мексика һ.б. илләр спортчылары инде җирле климат һәм шартларга яраклаша тора. Хәзерге вакытта әлеге дөнья чемпионатына 190нан артык спорт федерациясе үзенең катнашачагын раслады – бу моңа кадәр булмаган күренеш, масштаб, әйтик, соңгы чемпионатны үткәргән Барселонада федерацияләр саны 72 иде. Килүчеләрнең төп «ташкыны» 21 июльдән көтелә: ул көнне 27 илкүләм федерация килергә тиеш, 23 июльдә - 34 федерация, 28 июльдә – 89 федерация, 29 һәм 30 июльдә – 50шәр.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова шул хакта мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар Спортчылар (Универсиада) авылында һәм Казанның 29 кунакханәсендә (отельләр, хостелларда) урнаштырыла, ә алар саны, ФИНА делегатларын да кертеп, 6,5 меңнән артык булачак. Казан кунакханәләре XVI дөнья чемпионатына катнашучыларны һәм туристларны кабул итәргә тулысынча әзер, дип ышандырып әйтә алам. Кунакханәләр әзерлеге шәһәр хакимиятенең даими контроленда булды, аерым алганда, мэр Илсур Метшин, кунакханә инфраструктурасын тикшерү максаты белән, берничә тикшерү үткәрде. Ник дигәндә, Универсиада – ул безнең өчен беренче этап булса, дөнья чемпионаты – катнашучылар, телетамашачылар, массакүләм мәгълүмат чаралары саны ягыннан күпкә киңрәк колачлы, җитдирәк, дип саный докладчы.
Чемпионат барышында кунакчыллык мохите булдыру йөзеннән, Спортчылар авылында, кунакханәләрдә вакытлыча кабул ителгән персонал тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Кунакларга һәм чепионатта катнашучыларга ярдәмгә бүгеннән CALL-үзәк хезмәт күрсәтәчәк: килеп урнашу мәсьәләләрендә 8-800-2222-116 федераль номерына шалтырату кирәк була. Казан кунакларына уңайлы булсын өчен, аэропорттан килү, кунакханәдә яшәп тору, Татарстан башкаласы буйлап экскурсияләр ясау мөмкинлекләре бәян ителгән туристик пакетлар эшләнгән.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/20/111422/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.