​Казан кунак көтә

Бу атна ахырында, ягъни 15-17 май көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килде. (Аның оешуында безнең «Сөембикә» журналының турыдан-туры катнашы бар! Беренче җитәкчесе дә журналның элеккеге редакторы Роза Туфитуллова иде.)

«Ак калфак» бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән урыннарда татар мәктәпләре һәм гимназияләр, якшәмбе мәктәпләре оештыруда ярдәм итә, телне, гореф-гадәтләребезне, татар гаиләсен, аның кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә үз өлешен кертә: «Яшь гаилә», «Яшь әни» мәктәпләре оештыра, татар гинекологлары арасында максатчан эш алып бара (Күкрәк сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми – сабыйлар күкрәк сөте имеп үсәргә тиеш! Милләт аналары гына милләт балаларын тудыра!), балалар бакчаларында бишек җырларын җырлауны кертү өчен тырыша... Язучылар, рәссамнар иҗат иткән әсәрләрендә хатын-кызны зурласын, күтәрсен өчен махсус бәйгеләр оештыра. Яшьләрне кул эшләренә өйрәтү өчен сөлге, кулъяулык чигү бәйгеләрен дә «Ак калфак» оешмасы башлады.        

Быел форумда Татарстаннан – 150, Россия Федерациясе регионнарыннан – 250, чит илләрдән 100 делегат килүе көтелә. Шулай ук чарада 150дән артык махсус чакырулы, мәртәбәле кунаклар да катнашачак.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы программасы кысаларында пленар утырыш,  Арча районының уку-укыту йортларының белем бирү һәм тәрбия системасы белән танышу,  Габдулла Тукайның мемориаль комплексына сәяхәт (Арча районы, Кырлай авылы) каралган. Шулай ук делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында И. Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен караячаклар, «Казан» бию ансамбленең концертын тамаша кылачаклар. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7383
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3047
    3
    39
  • 4287
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3225
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан