Логотип
Яңалыклар

Казан халыкара мөселман киносы фестивале онлайн узарга мөмкин

Онлайн концертлар, спектакльләр карауны гадәткә керттек инде. Бүгенге көн вәзгыятенә карап, зур масштаблы фестивальләрне дә онлайн форматта үткәрү турында уйланалар.

Онлайн концертлар, спектакльләр карауны гадәткә керттек инде. Бүгенге көн вәзгыятенә карап, зур масштаблы фестивальләрне дә онлайн форматта үткәрү турында уйланалар. Мәсәлән, 4-9 сентябрь көннәрендә башкалабызда узачак Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайбер программалары өчен онлайн платформа әзерли. Бу хакта матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Бүгенге көн ситуациясенә карап без быелгы фестивальне үткәрүдән баш тартмадык. Без ул вакытка кадәр вазгыять рәтләнер һәм барлык чикләүләр дә бетерелер дип өметләнәбез»,  диде ул. Казан кинофестивален оештыручылар трансляцияләр белән генә чикләнеп калмыйча, режиссерлар, актерлар белән онлайн аралашырлык мәйдан карый. «Миңа калса мондый онлайн мәйдан моңарчы килү мөмкинлеге булмаган бик күп кинематография вәкилләрен җәлеп итә алыр иде», – ди Миләүшә Айтуганова.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 52 илдән 500 гариза кабул ителгән инде. Гаризалар кабул итү 1 июньгә кадәр дәвам итә. Фестивальнең төп темаларның берсе – ТАССРның 100 елыгына багышланган булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар