Логотип
Яңалыклар

«Kazan Expo WorldSkills Arena» күргәзмәләр комплексында ниләр бар?

2019 елда уздырылачак «WorldSkills Competition» һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалына Татарстанның Лаеш районында мәйданы 100 мең кв.мдан ким булмаган «Kazan Expo WorldSkills Arena» күргәзмәләр комплексы төзеләчәк. Ул халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча үзәк һәм ярышларны үткәрү өчен төп мәйданчык булыр дип планлаштырыла.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.

Ул WSI вәкилләре, Татарстан башкаласының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлеген бәяләү өчен Казанга килгәч, «Казан» халыкара аэропорты каршында төзеләчәк комплексның нигез ташын салыну тантанасы уздырылуын искәртеп, хәзерге вакытта проект эшләре алып барылуына игътибар юнәлтте.

«Әзер проектны без ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка күрсәтергә, шуннан соң «WorldSkills International» халыкара хәрәкәте белән килештерергә, финанслау чыганагын һәм подрядчыны билгеләп, төзү эшләрен башлап җибәререгә тиеш. Объектны 2018 елда төзеп бетерү ниятләнә. Төзелеш тәмамлангач, анда сынау чаралары – «WorldSkills» 2018 һәм 2019 еллар төбәк һәм илкүләм чемпионатларын уздыру һәм, шул рәвешле, комплексның тулысынча әзер булуын күрсәтү бурычы тора», – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.

Әлеге күргәзмәләр комплексы үзен үзе тәэмин итә торган үзәк булыр дип планлаштырыла. «WorldSkills Competition» ярышларын үткәргәннән соң, Татарстан, шулай ук Россия төбәкләре предприятиеләре анда үз чараларын оештырыр дип күзаллана. «Биредә иркен конференц-холлар, кунакханә, кафе-рестораннар, парковка урыннары, шулай ук поездда, самолетта, машинада килү мөмкинлеге була. Кыскасы, бу комплекс башкалабызның яңа үсеш дәрәҗәсен тәэмин итәчәк, дип билгеләп узды вице-премьер.

Ул Россиянең «WorldSkills Competition» хәрәкәтенә чагыштырмача күптән түгел, моннан 3 ел элек кушылуын искәртеп, Казанның 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты финалын үткәрү хокукын яулавын зур җиңү буларак бәяләде. Васыйл Шәйхразиев хәзерге вакытта Татарстан алдында ярышларны уздыру бурычы гына түгел, ә республиканың һөнәри белем бирү йортларында, шулай ук предприятиеләрдә, оешмаларда халыкара һөнәри стандартларны кертү бурычы торуын билгеләп узды. «Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылган ярышларда, әйтик, катнашучыларыбызга Россиядә файдаланылмый торган җиһазлар – эретеп ябыштыру аппаратлары, станоклар белән очрашырга туры килде. Булмаган әйбердә, билгеле, «бишле»гә эшләп булмый», – диде ТР Премьер-министры урынбасары.

Брифингта катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов китергән мәгълүматларга караганда, 11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылган «WorldSkills Competition» һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалында дөньяның 70 иленнән 1,2 мең конкурсант һәм 3 меңнән артык эксперт катнашкан. Ярышларда катнашучылар 50 компетенция буенча көч сынашкан. Россия җыелма командасы шуның 30ында катнашып, 6 медальгә лаек булган һәм 14 урын яулаган. Кызганыч ки, безнең ил командасы составында Татарстаннан катнашкан 3 студент 11нче, 18нче һәм 19нчы урыннар алып, Россиягә медаль китерә алмады.

Васыйл Шәйхразиев фикеренчә, югары сыйфатлы продукция булсын, предприятиеләргә иске җиһазларны заманчаларына алыштыру зарур. Моның белән генә эш бетми: техникумнарда, көллиятләрдә аларда эшләргә өйрәтүче осталар, укытучылар һәм, әлбәттә, студентлар булырга тиеш.

2019 елда уздырылачак «WorldSkills Competition» һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалы Татарстанга яңа омтылыш биреп, халыкара һөнәри стандартларны кертү һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча зур этәргеч булыр, дип ышаныч беледерде вице-премьер.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/18/112580/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар