Казан дөньяның инновацион шәһәрләре рейтингына кергән

Татарстан башкаласы ихтимал 442 урынннан 223нче урынны биләгән

Казан "Innovation Cities Global Index-2015" дөньяның инновацион шәһәрләр рейтингына кергән, аны Австралиянең "2thinknow" агентлыгы төзегән.

Дөньяның 442 шәһәреннән торган рейтингка Россиянең 22 шәһәре: Мәскәү (45нче урын), Санкт-Петербург (48), Екатеринбург (220), Казан (223), Новосибирск (244), Түбән Новгород (273), Красноярск (280), Самара (282), Ростов-на-Дону (289), Калининград (303) кергән. Рейтингның лидерлары арасында: Лондон, Сан Хосе, Вена, Бостон һәм Сеул.

Рейтингны төзегән вакытта инновацион производстволар өчен венчур инвестицияләре алу, бизнеска дәүләт ярдәме, белем бирү һәм базар мөнәсәбәтләрен үстерү дәрәҗәсе исәпкә алынган. Рейтинг инновацион идеяләрне формалаштыру һәм үзләштерү өлкәсендә мөмкинлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.        
 сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан