Kazan-Arenaда Лев Лещенко чыгыш ясый

Бүген Татарстан Президенты һәм Казан шәһәре думасы депутатларын сайлаган казанлыларны Kazan-Arena стадионында "Без булдырабыз! Без бергә" дигән зур гаилә бәйрәме көтә.
Аңа тавыш биргәннән соң шәһәрнең сайлау участокларында бирелә торган "Мин тавыш бирдем!" дигән махсус беләзекләр ярдәмендә керергә була. Иртәнге 10да башланган бәйрәм программасы балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак. Футбол стадионы каршындагы мәйданда 1980 еллар стилендәге мәйданчык, ретро автомобильләр күргәзмәсе, яшьләр өчен лофт-зона, ГТО нормаларын тапшыру өчен җайлаштырылган мәйданчык, экстремаль спорт төрләре паркы, Татарстанның алдынгы спорт клублары уенчыларыннан автографлар тарату, воркаут фестиваль тәкъдим ителә.

Моннан тыш, казанлылар яратып өлгергән “Әдәби ишегалды” һәм “Әдәби күчеш” фестивален уздырыла. Анда танылган артист Дмитрий Харатьян чыгыш ясаячак.

  Сәгать 14.00 дә концерт мәйданчыгында Татарстанның иң яхшы поп- һәм рок-төркемнәре катнашында концерт башлана. Анда “Мураками”, ВИА “Волга-Волга”, “Прогульщики”, “Большой куш”, “Miami dance”, “Doratti” һ.б. бик күп артистлар чыгыш ясавы көтелә. Бәйрәм исә Салават, Лев Лещенко һәм Елка чыгышы белән тәмамланачак.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113499/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8269
    1
    106
  • 8773
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9746
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...