Казан 2016 нчы елда микстта керлинг буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын отты

Казан 2016 нчы елда микстта керлинг буенча Дөнья чемпионатын оештыру хокукын отты. Бу хакта Россиянең Керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев хәбәр итте.
«Казан микстта дөнья чемпионатын үткәрүгә заявка бирде, шәһәр заявканы җиңде, - дип Свищевның сүзләрен китерә ТАСС. – Бу хакта рәсми рәвештә 2 нче сентябрьдә Белградта игълан ителәчәк».

2-5 сентябрьдә Белградта Бөтендөнья керлинг федерациясенең еллык Генераль ассамблеясе узачак. «Казанга югары дәрәҗәдә керлинг буенча дөнья беренчелеген үткәрү авыр булмас дип ышанам, - дип белдерде спорт менеджеры. – Без Татарстан җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырдык инде».

«Инфраструктурага килгәндә, шәһәр инде хәзер үк әзер, дөнья беренчелеге өчен махсус берни дә соралмый», - дип тәгаенләде Д. Свищев.

2016 нчы елда микстта Дөнья чемпионаты 15 нче октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр узачак. Искәртеп узабыз, 2015 нче елның апрелендә Сочида керлинг буенча дабл-микстта дөнья чемпионаты үткән иде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/24/112773/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан