Логотип
Яңалыклар

Кайсы районнарда Сабантуй узачак?

Бүген Татарстанда 36 коронавирус очрагы теркәлгән. Инфекция таралу кими, тик әлегә авыручылар саны республика буенча күрсәткечләрдән югары булган районнар бар. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Санитар табиб белдерүенчә, коронавирус эләктерүчеләрнең 62 процентында авыру билгеләре күренми. Республика буенча 55 авыр очрак бар. «Пациентларга тулы күләмле медицина ярдәме күрсәтелә, кадрларга кытлык юк», – дип белдерде Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.  Татарстан буенча 80 медицина хезмәткәрендә covid барлыгы ачыкланган. Министр урынбасары белдерүенчә, республикада башка еллар белән чагыштырганда, үлем очраклары да артмаган. 

Әлегә халык күп җыелган бәйрәмнәр үткәрү тыела. Любовь Авдонина әйтүенчә, Татарстан инфекция таралу белән бәйле кертелгән үзчикләүләрне бетерүнең икенче этабына чыгарга  әзерләнә.  Ул барлыгы өч этаптан тора.  Сабантуйларны да эпидемиологик вазгыять тотрыклы булган районнарда гына үткәрү планлаштырыла. Әлегә 14 районда авыручылар саны уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар