Логотип
Яңалыклар

Кайбыч халкы район башлыгын министр итеп куялар дип хафага төшкән

 “Вечерняя Казань” сайтында Кайбыч районы башлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы министры була икән дигән мәгълүмат басылгач, кайбычлылар пошаманга төште, шул мәсьәләдә “Кайбыч таңнары” ("Кайбицкие зори") газетасы редакциясенә күп кеше шалтыратты, дип яза районның “Кайбицкие зори” газетасы.

Бер яктан алар үзләренең район башлыгы министр булачагына, республиканың югары җитәкчелеге аны тануына горурланса, икенче яктан район өчен чын күңелдән тырышып эшләп, кыска гына вакыт эчендә Кайбычны тамырдан үзгәрткән, үз халкын яраткан башлыкны җибәрәсе килми. Министр Марат Әхмәтов үзенең урынында калуын белү белән, кайбычлылар ике тапкыр зуррак шатлык кичерде: район башлыгы үзләрендә кала!

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар