Логотип
Яңалыклар

Карантинда 18 дөнья рекорды. Чемпионга бары 11 яшь

Үзизоляцияне төрлечә үткәрәләр. Укылмаган китаплар киштәдән төште, каралмаган кинолар каралды, башкарылмаган эшләр эшләнде. Аларны бакча эшләре алыштырды. Ә менә Екатеринбургтан 11 яшьлек мәктәп укучысы Каролина Черных вакытын бушка уздырмаган. Ул дөнья рекордлары марафоны оештырган.  

 

Үзизоляцияне төрлечә үткәрәләр. Укылмаган китаплар киштәдән төште, каралмаган кинолар каралды, башкарылмаган эшләр эшләнде. Аларны бакча эшләре алыштырды. Ә менә Екатеринбургтан 11 яшьлек мәктәп укучысы Каролина Черных вакытын бушка уздырмаган. Ул дөнья рекордлары марафоны оештырган.  

  

Каролина пауэрлифтинг һәм көч ярышларында 8 яшьтән катнаша башлый. Тонналы тимерләр күтәреп һәм тартып рекорд куйган кыз 37 килограмм авырлыкта гына. Ул әле фотомодель булып та эшли. Апрель башында үзенең «Рекордлар марафоны» вакытында ул 13,5 тонналы автомобильне «буксирга ала».  

Кыз бик тә герләр ярата, аларның коллекциясен җыя икән. Бер рекорды шул спорт инвентаре белән бәйле. 10 минут эчендә ул 8 килограммлы герне 354 тапкыр күтәрә. Үз аккаунтында ул бу шөгыльнең авыр икәнен яза. Ләкин теннис уйнаучылар өчен бик кирәк күнегү дип саный. Каролина әле теннис та уйный. Кайбер рекордны ул үз авырлыгы белән генә куя. Мәсәлән, үз авырлыгын күтәреп ул 6 минут 2 секунд баш түбән басып торган. 

 Каролина яткан килеш штанга күтәрүне аеруча ярата икән. Ул монда да рекорд куйган. 20 килограммлы штанганы бер минут эчендә 50 (!) тапкыр күтәргән. 

Шул рәвешле апрель ае буена ул 20 рекорд куйган. Аларның 18е – дөньяви, икесе Россия буенча. 

Кыз үз социаль челтәрендә ата-анасына рәхмәтен әйтеп язган. «Үзизоляция башлангач әни миңа көнлек режим төзергә, башкарасы эшләргә, максатлар турында план төзергә кушты. Мин утырып яздым һәм куйган максатларыма ирештем», – дип яза ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар