Логотип
Яңалыклар

​Канада татарларының планнары зурдан: башкортча диктантка әзерләнәләр

 Вакыйгаларга бик тә бай булган ел узып китте. Бу елның соңгы көннәрен «Мирас» милли мәдәни үзәге «Туган тел бәйрәме», «Татар халык ашлары көне» дигән күркәм чаралар белән тәмамлады. Алтын куллы аш-суга оста хатын-кызларыбыз күпләр соравы буенча гөбәдия һәм кыстыбый ясау буенча практик дәрес оештырдылар.



Ландыш Минһаҗева һәм Светлана Догадкина аш-су серләре буенча мастер-класс алып бардылар. Әмма бу мастер-класс кына түгел, зур «Татар халык ашлары» бәйрәменә әверелде. Соңгы ике атнада бу проектны куәтләп, бик күп дуслар кушылды. Озын татар-башкорт өстәле белән «Яңа ел алды ярминкәсендә» катнашу уңае туды. Шәһәрнең Болгар оешмасы оештырган «Көнчыгыш Европа халкы ашлары» ярминкәсе күптелле кунаклар белән тулган иде. Бу ярминкәдә «Мирасчылар» кунакларны алты-җиде төрле тәмле татар ризыклары белән сыйлап, аралашып, яңа дуслар, танышулар тапты. Бу бик матур милли киемнәр кигән мөлаем ханымнар янында халык гел кайнап торды.  Чөнки һәркемнең дә Зилә Миргалиева белән Люзиә Хафизова әзерләгән өчпочмактан, Элина Мусина бик уңдырып пешергән бәлешләрдән, Светлана Догадкинаның алсу йөзле, бик тәмле күренгән кыстыбыеннан, Роза Кәримовадан авызда эреп торган бик тәмле, бик баллы чәкчәгеннән һәм башка тәм-томнардан авыз итмичә китәсе килмәде моннан. Бу кадәр күптөрле тәмле татар халык ашларына таң калды кунаклар. Мактый-мактый кызлардан ризыкның исемен, әзерләү ысулларын сорашып, дусларча якынаеп, файдалы киңәшләр алып калырга тырыштылар. Көнчыгыш Европаның иң ерак регион кызларының милли киемнәре, матурлыклары, уңган ашлары күпләр өчен ачыш та булды.  



Традицион рәвештә ярминкәдә җыелган акчаларны «Мирас» оешмасы чаралар оештыру һәм хәйрия фондына тотарга карар кылды.  

«Мирас» өйрәнчек татарча диктантлар язуны, төрле текстлар укуны дәвам итә. Системалы эшләү язу күнекмәләрен һәм төрле стильдәге текстларны уку, үзләштерү мөмкинчелеген арттыра, дип һәркем үзе өчен аңлап, теләп йөрүне хуплый, актив катнаша. Хәтта бергә җырлап, бергә белем арттырып кайту да ни тора! Тел белү дәрәҗәсе төрле булганга күрә, бергәләшеп җыелган вакытта туган телнең ләззәтен, рәхәт милли мохит тою мөмкинчелеге туа. Шуңа күрә «Мирас» ешрак очрашуны хуплап, эшен туктатмыйча алга бара. Беренче диктант проекты шулай ук бер үк текстны төрле ситуациядә, төрле вариантларда башкару мөмкинлеген бирә. Бу проект белән Европа илләрендәге берничә татар һәм башкорт оешмалары да кызыксыну белдерде. «Мирас» бик куанып материаллар, эшкәртмәләр белән уртаклашырга әзер.  



Өченче татарча өйрәнчек диктант язганнан соң, «Мирас» оешмасы башкортча диктант язып карарга дигән өметтә тора. Милләт каһарманы Салават Юлаев телен өйрәнү – шулай ук күптәнге хыял.  



Квебек провинциясенең Үзәк китапханәсе залында һәрвакыт диктанттан соң бергәләп чәй эчеп, өйдәгечә җылы атмосферада татарча аралашып кайтабыз. Бу инде безнең яраткан традициябезгә әверелде. «Мирас» оештырган диктант – ул гади генә дәрес түгел, ул – туган тел бәйрәме, милләт бәйрәме.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар