Логотип
Яңалыклар

Камал театры селфи яратучыларга сюрприз әзерли

Хәзер селфи төшүчеләр көннән-көн арта бара. Берара хәйран гына шау-шу куптарып алды ул «селфи мания». Лифтта барасыңмы син, ашап утырасыңмы, кино-театрда йөрисеңме, елыйсыңмы, көләсеңме — барысы да селфига төшерелә. Уңайлырак булсын өчен, селфи палка да уйлап таптылар бит әле.

Камал театры да артта калганнардан түгел. Ул замана белән атлый. Яшьләрнең яратып эшли торган эшләренә Камал театры бәйге игълан итте.

Бу бәйге — иң оригиналь селфи төшерү. Бәйгедә катнашыр өчен машинагызның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган гала-концертка чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар көтә.

Бәйгенең шартлары буенча катнашучыларга 14 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр машинаның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып, аның фонында селфи ясарга кирәк. Әлеге наклейка Камал театрының теләсә кайсы спектакленә билетны эш көннәрендә  10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр  сатып алган очракта бонус буларак бирелә. Касса: Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт.

Бәйгенең икенче этабы – фотоны үзегезнең сәхифәгезгә (ачык рәвештә) кертеп, Вконтакте яки Инстаграм социаль челтәрендә #театрукамала110лет #камалтеатрына110ел хэштеглары белән урнаштырырга һәм комментарийларда  Камал театрының 110-еллык бәйрәменә теләкләр дә язарга кирәк.

10-11 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң оригиналь 10 фотоны сайлый. 12 — 18 декабрьдә Камал театрының официаль төркемендә иң яхшы фотоны сайлап алу максатыннан ачык тавыш бирү игълан ителә.  Җиңүче 22 декабрьдә — татар театрының туган көне бәйрәмендә бүләкләнә.

Ачык тавыш бирү этабына узган иң яхшы 10 фотосүрәт авторлары,  Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган зур гала-концертка чакыру билетлары ота. Төп җиңүчене исә, иң кадерле бүләкләр: спектакльләргә чакыру билетлары, футболка, стена календаре, көндәлек дәфтәре һәм USB-флеш-накопитель көтә.

Әгәр дә мәгәр, Камал театрын өзелеп сөясең икән, мондый мөмкинлекне калдырма! Бәйгедә катнаш та, җиң!

сылтама: http://kamalteatr.ru/?locale=tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар