Бүген Казанда Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаеннан күп чаралар узды. Шуларның берсе - «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр бәйге-фестивале.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган бу бәйге быел инде җиденче тапкыр үткәрелә.
Оештыручылар әйтүенчә, туганлык җепләрен саклауга корылган әлеге бәйгедә катнашучы гаиләләрнең саны елдан-ел арта. Быел әлеге бәйгедә барлыгы 229 гаилә катнашкан. Димәк, һәр районнан 5-6 гаилә! Зона турларында 41 гаилә көч сынашкан. Берүк сәхнәдә татар, рус, чуаш, удмурт, мари гаиләләре чыгыш ясаган.
Бүген Камал театры сәхнәсендә узган республика этабында 6 гаилә катнашты: Казаннан – Әхәтовлар-Вахитовлар, Балык Бистәсеннән – Бикмәтовлар, Актаныштан - Газизҗановлар-Салиховлар, Мамадыштан – Никитиннар, Кайбычтан – Хәйбулиннар, Сарманнан – Хәлиуллиннар.
Һәр гаилә жюрига һәм тамашачыларга үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, нәсел вәкилләре белән таныштырды. Аңа кадәр театр фойесында бәйгедә катнашучы шушы гаиләләр әзерләгән күргәзмә эшләде. Ул күргәзмәләрнең иң түрендә гаилә ядкарьләре: борынгы фотосурәтләр, киемнәр, кул эшләре куелган иде. Һәр нәсел үз гаиләләре табыннарын бизәүче милли ризыкларны да әзерләп килгәннәр. Кайбычлар, мәсәлән, аларда гына бәйрәм табыннарына чыга торган карабодай бәлешен, юка, якмыш, балан катыгы алып килгәннәр. Теләгән һәр тамашачыга ул ризыкларның рецептлары тупланган китапчыкны да тәкъдим иттеләр.
Әхәтовлар-Вахитовлар Казанга Пермь краеннан әле күптән түгел генә күчеп килгәннәр. Алар туган якларындагы гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап яшиләр. Алар бәйгегә әзерләгән как бәлеше күпләрне җәлеп итте. Бик күп төрле эчлекләр кулланып, 20-25шәр катлы итеп әзерлиләр икән аны.
Актаныштан - Газизҗановлар-Салиховлар үзләренең 27 буын бабаларын беләләр! Нәсел тарихлары Идел Болгарстанына ук барып тоташа!
Бәйгедә катнашкан һәр нәсел турында зурдан кубып сөйләргә мөмкин, аларның һәркайсында язмышлар, гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр, тарих бергә үрелгән.
Бәйгегә катнашучыларның чыгышларыннан шул аңлашылды: тел, милләт, иман кебек изге төшенчәләрне саклау нәкъ менә гаиләдән башлана. Шушы төшенчәләр сакланса, киләчәк буыннарга тапшырылса гына, гаилләр дә, нәсел дә яшәячәк.
Фестиваль кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин республиканың 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 6 гаиләсенә «Атлант» микроавтобуслары ачкычларын тапшырды. Татарстан хөкүмәтенең күпбалалы гаиләләргә бәйрәм бүләге менә нинди булды!
Микроавтобуслар 16 урынлы, димәк, бу гаиләлр өчен бергәләп каядыр бару проблема булмаячак хәзер. Чаллыдан Яруллиннар гаиләсендә – 13 бала. Иң олысына – 22, иң кечкенәсенә 2 яшь. Иң кечкенәсе – төпчеге дигән сүз түгел әле, быел бу гаиләгә тагын бер сабыйга артачак.
Арчадан Сәфәргалиевлар да быел бәби көтәләр. Унберенчесен! Илшат белән Гөлназ икесе дә Арча педагогика колледжында укыган. Әтиләре бүген эретеп ябыштыручы һәм электрик булып эшли, әниләре балалар белән генә шөгыльләнә.
Татарстанда бүген күпбалалы 60 мең гаилә яши, аларда 200 мең бала тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк