Ижау кызы Италия тамашачысын таң калдырды

Диларә Гаделшина Ижауда туып үскән, башлангыч һәм урта музыкаль белем алып, Мәскәү дәүләт институтында музыка, театр сәнгате, операда җырлау сәнгате факультетында укуын дәвам итә.

Диларә Гаделшина Италия вәкилләре тарафыннан Мәскәүдә оештырылган Халыкара Chorus Inside International фестивалендә испан, инглиз телләрендә җырлар башкара. Жюри әгъзалары Диларәне Италиядә узачак икенче турга чакыра.

Италия башкаласы Рим шәһәренең тарихи үзәге – Пантеонда чыгыш ясавына Диларә әле һаман да ышанып бетми. «Гади Ижау кызы шундый тарихи бинада җырласын әле», дип гаҗәпләнә ул.
Италиядә барып чыгыш ясау өчен Диларәгә озын юл үтәргә туры килгән. Ул Ижауда танылган җырчылар Фәния һәм Мәхәммәтнур Гадальшиннар гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе – икесе дә җырчы, Мөхәммәтнур Гадальшин төрле конкурсларда җиңүче. Фәния ханым күп еллар Татарстанда яшәгән, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлаган. Диларә күңеленә кечкенәдән татар моңы сеңгән дисәк, бер дә арттыру булмас. «Кечкенәдән безнең белән концертларга йөреп үсте, хәтта әле бишектә чагында ук калдырыр кешебез юк иде, мин аны репетицияләргә дә үзем белән йөрттем», дип сөйләде Диларәнең әнисе, «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Фәния ханым.

Республикада, Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләренә җыр бәйгеләренә дә ашкынып йөргән кызчык. Ул бәйгеләрдә катнашу өчен борынгы татар моңнарын өйрәнгән. «Мин татар җырларын башкарганда залдагы апа-абыйларның күз яшьләрен күрәм. Халкыбызның борынгы көйләрен яратып өйрәнәм», ди Диләрә.

Диларә Удмуртиядә узган һәр бәйгедә катнашты. Рәшит Ваһапов бәйгесендә ул халкыбызның «Гөлҗамал» җырын башкарып, жюри әгъзаларын таң калдырды — Гран-прига ия булды.
Бүген Диларә Мәскәүдә мәдәният институтында укуын дәвам итә. Быелгы язда бергә укучы дусты белән Италиядән музыка белгече җитәкчелек иткән Халыкара Chorus Inside International җыр фестивалендә катнашырга батырчылык итә. Анда ул эстрада башкаручылар номинациясендә испан телендә җыр башкара. «Гран-при Вишневская исемендәге көллият коллективына бирелде, әмма эстрада номинациясендә чыгыш ясаучылар арасында мин иң күп балл җыючы булдым. Италиядән белгеч, фестивальнең жюри әгъзасы, Бразилиядән килгән гитарист миңа аягүрә басып кул чаптылар», дип уртаклашты Диларә.

Диларә җиде телдә җырлар башкара. Фестивальдә татар, итальян, инглиз телләрендә җырлар башкарып, тыңлаучыларны таң калдырып кайтты.
Җырларның сүзләрен ул бик тиз отып ала икән. Бик хисләнеп башкара да. Фестивальнең жюри әгъзалары яшь милләттәшебезнең хисле башкаруын күреп, Италиянең Кьети шәһәрендә узачак турга чакыра да инде.

Башта конкурс Кьети шәһәренең Мульчино опера теарында уза. Аннан соң җырчыларны Римга алып киләләр, алар Пантеонда чыгыш ясый. Диларә Гаделшина инглиз телендә бер җыр һәм итальян телендә бер ария башкара. «Мин бик дулкынландым. Сәхнәгә чыгып, микрофон алуга, үз-үземне кулга алдым, чыгышым уңышлы булды», дип уртаклашты Диларә.

Италия тамашачысына Диларә инглиз, итальян, испан телләрендә генә җырлар тәкъдим итеп чикләнми, үзенең туган телендә дә татар «Озату» халык җыры белән дә «сыйлый». «Оештыручылар безгә үз телләребездә җырларга тәкъдим итте. Мин Русиядән – димәк, рус телендә җырларга тиеш идем. Мин татар кызы бит – туган телемдә җыр башкарасым килде. Озак та уйлап тормадым – «Озату» җыры белән халык алдына чыктым. Тамашачы бик яхшы кабул итте», диде Диларә.

Италиядә узган фестивальдә катнашу Диларәнең уй-фикерләренә үзгәрешләр дә керткән. Ул кечкенәдән җырлап йөрсә дә, хәзер инде бу шөгыленең бушка булмавын аңлаган. Үзенең туган шәһәре Ижауда иҗат кичәсен уздырырга ниятли. Әлегә ул мөмкинлеге булганда әнисе Фәния ханым җитәкчелек иткән «Шатлык» ансамбленең концертларында катнашырга тырыша. Шундый бер кичәдә җирле авторлар Ибраһим Биектаулы һәм Раиф Баһаутдинов язган «Әниемә» җырын башкарган иде. Үз репертуарына аларның тагын берничә җырын алырга ниятли.

Көчле, матур тавышлы яшь милләттәшебез Диларә тырыш, үз эшен яратып, бирелеп башкаручы кызларның берсе. «Аның хыяллары тормышка ашуын, зур сәхнәләрдән чыгыш ясавын көтәм», дип тора әнисе дә.

сылтама: http://tatar-congress.org/yanalyklar/izhau-kyzy-italiyade-tatarcha-zhyrlap-tamashachyny-tan-kaldyrdy/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    8289
    0
    82
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7517
    2
    75
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3650
    1
    41
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    4510
    1
    40
  • Укытучым Их, вакыт дигәннәре! Ник сез шулай бик тиз агасыз соң? Азга гына булса да мәктәп елларына кайтып киләсе иде лә... Миңа инде 30 яшь, 16 яшьлек  чагым әле кичә генә кебек...  
    3543
    0
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 май 2022 - 00:29
    Без имени
    Курячяк язмыш
    Инде минем чират...
  • 26 май 2022 - 20:32
    Без имени
    Укып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та кит
    Инде минем чират...
  • 27 май 2022 - 06:58
    Без имени
    Безнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.
    Мин аны Ходайдан сорап алдым
  • 26 май 2022 - 15:03
    Без имени
    Дингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.
    Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
  • 25 май 2022 - 22:40
    Без имени
    Сез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда