Рамазан ае тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Изге аебыз бик тиз узып китте. Быел ул төрле тематик ифтарларга, дини чараларга тагын да бай булды.
Казанда узган үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр ифтарына 30 әни килгән иде. Мондый очрашу – дүртенче тапкыр, ә ифтар форматында икенче тапкыр оештырыла. Аны оештыручылар – психологлар Лилия Дәүләтшина һәм Ландыш Сафиуллина моны күңел кушканга эшли. Консультациягә килгән хатын-кызлар арасында физик яктан кимчелекләре булган балалар тәрбияләүче әниләргә аралашу, мотивация, яңа танышлар җитмәгәнлеген аңлап алына алар бу эшкә.
Әни кеше, беренче чиратта, хатын-кыз. Дөрестән дә, дөнья мәшәкатьләренә чумып, ул кайвакыт үзе турында бөтенләй оныта. Ләкин гаилә әгъзалары өчен әнинең сау-сәламәт, энергияле, күтәренке кәефле булуы бик мөһим. Үзенчәлекле бала тәрбияләүче әниләр өчен болар икеләтә кирәк. Алар әле, өстәвенә, ялгыз да булса...
Дини мәҗлестә Коръән аятьләре укылды, вәгазьләр сөйләнде, бүләкләр таратылды. Чарага беренче тапкыр килүчеләр дә, дүртенче тапкыр катнашучылар да бар. Балалары буй җиткән әниләрнең бирер киңәшләре, уртаклашыр тәҗрибәсе бар. Тормыш авырлыклары белән яңа очрашкан әниләр өчен үрнәк алар. «Кызганыч, күп очракта бу мондый әниләр сау-сәламәт бала алып кайта алмаганга үзен гаепли яки башка гаепле кешеләрне эзли башлый. Ләкин бу – Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы. Аны кабул итәргә кирәк. Тормыш дәвам итә. Анда башка күңелле вакыйгалар да бар. Алар ялгыз түгел. Менә шундый очрашуларда охшаш проблемалары булган ханымнар бер-берсен тулыландыра, төрле ярдәм итү юлларын эзли, күңелләрен начар уйлардан бушата һәм яхшы энергия белән тулыланып кайтып китә. Шушындый чаралар уздыра, әниләргә ярдәм итә алуыбыз – зур бәхет», – ди ифтарны оештыручыларның берсе Лилия Дәүләтшина һәм чараны оештыруда ярдәм иткән иренә, спонсорларга рәхмәт сүзләре җиткерә.
Әниләр исә оештыручыларга чиксез рәхмәтле. Аларга балаларсыз ял итү – үзе зур бүләк. «Изге чарада алып кайткан җылылык, рәхәтлек безгә озак вакыт ярдәм итә. Хатын-кыз үзе турында кайгыртырга тиеш. Без әле моңа өйрәнеп кенә киләбез», – ди әниләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк