Логотип
Яңалыклар

Изге гамәлләр эзләп

Язмыш кешене ничек кенә сынамый. Бу тормышта һәркемнең үз ихтыяры - кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер үзенең бәхетле язмышын аяк астына салып ташлый, ә кемдер тормыш агымына иярми тыныч кына үз юлын табып, чит төбәктә яшәсә дә гореф-гадәтен саклап, милләте алдында үз бурычын үтәп, ятимнәргә, физик мөмкинлекләре чикле булган язмышларга ярдәм кулын сузып тормыш сукмагыннан алга атлый. Сүзем ХМАО - Югра төбәгенең Лянтор шәһәрендә яшәп, инде бик күп еллар милләтенә хезмәт итүче, иҗтимагый татар оешмасы җитәкчесе Михайлова Миләүшә Салих кызының тагын бер игелекле хезмәте турында булыр. 



21 апрель көнне Ноябрск шәһәрендә комерцияле булмаган оешмаларның II форумы узды. Әлеге форумны Ноябрьск шәһәренең «Гадәти булмаган балалар» иҗтимагый оешмасы "Президент грантлары фонды" оештырды. Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачакның 10 еллыгы буларак игълан иткән иде. (РФ президенты В. Путин «Россия Федерациясендә 2018 елны Игелек һәм волонтерлар елы буларак үткәрү турында» гы Указга кул куйды, 6 декабрьдән №583 2018–2027 еллар). Менә шул уңайдан илебезнең төрле төбәкләрендә президент грантлары буенча актив эш алып барыла. 



– «Безнең алда Дәүләт грантларын файдаланып, җирлектә социаль проектларны тормышка ашыру һәм ятим балаларга ярдәм итү өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыру бурычы куела. Форумга төрле төбәкләрдән катнашучылар килгән иде. Биредә Севастополь, Сочи, Ямал, Татарстан, ХМАО - Югра, Швеция һ.башка чит илләрдән дә экспертлар бар иде. Әлеге форумның төп максаты физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә, ятим балаларга, тормышта төрле сәбәпләр аркасында кыенлыклар алдында калган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән дә инде. Миңа Ноябрьск шәһәрендә бу форумның булачагын минем ярдәмчем «Азан Тур» ХАҖ Туристлык агентлыгы генераль директоры Наил Азанов хәбәр итте. Баксаң ул үзе шушы һәм башка төр социаль форумнарның да даими партнёры икән. Бу минем өчен бик зур яңалык булды.Үземә дә бу форумда бик зур эш йөкләнде. Мин үзебезнең ХМАО - Югра төбәгендә милләттәшләремнең эшчәнлеген, үзебезнең Лянтор шәһәрендә татарлар арасында төрле хәйрия эшчәнлеге һ.башкалар турында сөйләдем. Үз чыгышымда без беребездә мәңгелек түгел, изге гамәлләрне бу тормышта күбрәк эшләргә кирәк икәнлегенә басым ясадым. Залда утырган физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны күреп йөрәгем әрнеде. Мин алардан гафу сорадым. Үзебезнең оешмабыз белән бу юнәлештә эшне дәвам итеп, тагында ныграк эшли башлаячагыбызны әйттем. Форум ахырында без Ямал өлкәсендә генә түгел башка өлкәләрдә дә бу проектларны булдыру, тагында киңрәк җәелдерүне кирәк дип таптык. Аларның проектлары белән таныштык. Тәҗрибә тупладык. Форум ахырында истәлекле бүләкләрдә алдык» - дип үз фикерләре белән бүлеште Миләүшә Салих кызы. Күптән түгел генә Миләүшә ханым Лянтор шәһәрендә үз оешмасы белән чираттагы хәйрия концертын оештырды. 



Форум югары дәрәҗәдә оештырылган иде, төрле дискуссия мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу, остаханәләр оештырылган иде. Миләүшә ханымның изге эшләренә, изге ниятләренә ходай ярдәм итсен. Ул үзенең кыю адымнары белән күпләргә үрнәк. 

ХМАО - Югра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар